erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сүз белән түгел, эш белән

Арчаның икенче номерлы мәктәбендә махсус хәрби операциягә багышланган чарада гражданлык бурычы, батырлык һәм героизм турында сөйләштеләр

Туган ил нәрсәдән башлана? Шул сорауга солдат аналары, хатыннары, туганнары, укытучылары, чакырылган хәрбиләр җавап табарга тырышты.

Махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүчеләр арасында бу мәктәпне үзләре тәмамлаганнар да, туганнары, якыннары, балалары укыганнар да, кызганыч, һәлак булганнары да бар.

– Туган илне саклау – шундый һөнәр бар. Ватан чакыруы буенча аны якларга китүчеләр бар. Нәкъ менә шундыйларга багышлана бүгенге чара. Аны коллектив бөтен күңелен, йөрәк җылысын биреп әзерләде, укучылар да, укытучылар да үз өлешен кертергә тырышты. Безнең сүзләр, җырларыбыз һәлак булганнарга хәтер бүләге, якыннарына, әти-әниләренә, хатыннарына рәхмәт булып барып ирешсен иде, – диде мәктәп җитәкчесе Гөлназ Гыйниятуллина.– Бүген безнең солдатлар үз куллары белән тарихыбызны яза. Һәм без аны белергә, онытмаска тиеш.

– Дан һәм истәлек аллеясына батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бюстлары куела. Хәзер сезнең мәктәптә дә шундый аллея бар. Сез ул кешеләрне белергә, алар белән горурланырга һәм аларны онытмаска тиеш, – диде хәрби комиссар Азат Вахитов. 

Икенче катка аяк басканда ук күз алдында махсус хәрби операция барган зонада хезмәт иткән, һәлак булган, хәбәрсез югалган элекке укучыларга, укучыларының әтиләренә багышланган күргәзмә эшлән-гән. Анда батырларның фотосурәтләре, аларның батырлыклары турында мәгълумат урын алган. Зур хәрефләр белән “Патриотлык сүз белән түгел, эш белән күрсәтелә”, – дип язып куелган. Беркем дә бу урыннан тукталмыйча тыныч кына үтеп китә алмый. “Минем ирем Игорь Спиридонов, – диде хатыны Алсу иренең фоторәсемен кулы белән сыйпап. – Хәбәрсез югалды. Әмма һәлак булуы турында хәбәр килмәде бит. Көтәм. Кайтып керер кебек”.

Күз яшьләрен күрсәтмәс өчен игътибарны икенче әйбергә юнәлттек. Бер стенд мәктәп укучылары һәм укытучылары коллективларының, ата-аналарның махсус хәрби операция барган зонадагыларга гуманитар ярдәм оештыруда керткән хезмәтләренә багышлана. Хатлар язганнар, шәмнәр ясаганнар, иң кирәкле әйберләрне туплаганнар. 

– Районда, шул исәптән сезнең мәктәптә дә әти-әниләр, укытучылар, укучылар – барысы да гуманитар ярдәм әзерләүгә кушылды, – диде махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә ярдәм күрсәтү фондының социаль координаторы Алинә Латыйпова. – Минем ирем шунда хезмәт итә. Ярдәмегез өчен аның исеменнән дә зур рәхмәт. Балалар хатларын, ясаган рәсемнәрен солдатлар ядкәр итеп саклый. Кыска вакытлы ялга кайтканда да хатлар кесәсендә иде, кат-кат алып укыйбыз, диде.

Очрашу җылы үтте, истәлекләр белән тулы иде. Хәрбиләрнең укытучылары Татьяна Егорова һәм Халидә Халитова укучылары турында горурланып сөйләделәр. 

– Соңгы юлга озатканда мәктәптә укыганда берәр тапкыр сүккәнем булды микән, дип уйлап тордым. Хәтерләмәдем. Беренчеләрдән булып китте ул. Өч баласы бар, калырга да мөмкин иде. Әмма ул калмады, – диде  Сергей Анисимовның башлангыч сыйныфлардагы укытучысы Халидә ханым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Илгиз Мәгъсумов запастагы офицер иде. “Элеккеге офицерлар булмый. Нәрсә булдыра алам, шуны эшлим. Мин карар кылдым”, – диде. Хәрби бүләкләре юк аның, әмма ул безнең өчен герой, – диде Татьяна Егорова. – Илнар Исмәгыйлев та без бәхетле яшәсен өчен тормышын кызганмады. Онытмагыз аларны. Бу егетләр – чын батырлар.

– Күптән түгел генә махсус хәрби операция барган зонага гуманитар ярдәм илттем. Госпитальләргә кердек, якташлар белән очраштык. Туган якларыннан килгән кечкенә генә хат та, хәбәр дә алар өчен зур ярдәм. Без бердәм булуыбыз белән көчле. Сез дә көчле, кирәк булса илне сак-ларга әзер булып үсегез, – диде “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов укучыларга мөрәҗәгать итеп. – һәлак булганнарның туганнары, якыннары алдында баш иям. Бик кызганыч, егетләрне югалтабыз. Әмма, нишлисең, яу кырында көрәш югалтуларсыз гына булмый.

Исәннәргә җиңү яулап кайтып, тиз арада очрашулар насыйп булсын. Хәбәрсез югалганнар да исәндер дигән өмет яши.

– Игорь Спиридонов 1979 елгы. Арчаның беренче мәктәбендә, аннан техникумда укыды. 2009 елда өйләнештек. Ике балабыз туды. Икесе дә бу мәктәптә белем ала. Мин үзем дә икенче мәктәпне тәмамладым. Махсус хәрби операция башлангач, контракт төзеп китте. “Алга” отрядында иде. 2023 елның февралендә штурм вакытында засадага эләгәләр. Бергә хезмәт иткәннәр сүзе буенча ирем һәлак булган. Әмма гәүдәсе табылмаган. Без аны ахырга кадәр көтәбез, – диде Алсу Спиридонова күз яшьләренә буылып.

Кем белә, бәлкем, гаиләсен сөендереп кайтып керер. Өмет беркайчан да югалмый. Ә менә Сергей Анисимовны алдан әйткән сүзе буенча, әтисе янына җирләгәннәр.

– Кечкенәдән хәрби булырга хыялланды. Армиядә хезмәт итте. Өйләнде, балалары туды. Махсус хәрби операция башлангач, контракт буенча китәм, диде. Без ни әйтергә белми калдык. Кыска вакытлы ялга кайтканнан соң да кала ала иде. Юк, мин ил алдында бурычымны үтәргә тиеш, диде.  2023 елның декабрендә Авдеевка юнәлешендә хәбәрсез югалды. Өч айдан соң гына гәүдәсен алып чыга алдылар, – диде бертуганы Татьяна.

Яшь армиячеләр башкарган җыр сүзләре искә төшә: “Син түз, егет. Синең артыңда әтиең, гаиләң, илең тора һәм алар синең белән горурлана”. Без батырларыбыз белән горурланырга, аларны яшь буынга үрнәк итеп куярга һәм беркайчан да онытмаска тиешбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X