erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сүзгә килешкәнебез юк дип әйтсәм, кеше ышанмас

Габделфәт Сафинның тормыш иптәше – Рүзилә:

Габделфәт Сафинның тормыш иптәше – Рүзилә: 

“Мин районда эшләгән елларда, “Сорнай” ансамбле белән Габделфәт Сафин концерт куярга килгән . Концерттан соң бер-ике көн үткәч, махсус мине күрергә дип, Габделфәт кабат безнең якларга килде. Мәдәният йортында методист булып эшли идем. Артистларны яныма гомумән якын җибәрмим, җаным сөйми иде. Шуңа карамастан Габделфәт белән сөйләшеп киттек, төне буе Кама буенда йөрдек. Эшемә карата кызыксыну уятуы, яхшы әңгәмәдәш булуы аны йөрәгемә якын итте. Дуслашып китүебезгә Габделфәтнең төзелеш институтын тәмамлавы да уңай тәэсир итте. Тиз арада туй ясап, өйләнешеп тә куйдык. 

Габделфәтне очратканчы, минем таләпләремә туры килгән кешене таба алмам дип борчыла идем, беркем дә ошамады. Язмышымда ул пәйда булып, дөньямдагы бар бушлыкны тутырды да куйды. Мин эш яратам, минем өчен беренче урында – Габделфәт, аның эше. Аннан гына балалар. Чөнки ир-ат уңышлы булса, аның кәефе дә яхшы, димәк, гаиләдә иминлек һәм балалар да шат. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сүзгә килешкәнебез юк дип әйтсәм, кеше ышанмас. Үпкәләшеп, сөйләшмәгән чаклар була торган иде. Әмма, Аллаһыга шөкер, андый бер-береңне аңламаган очраклар һәрвакыт тиз хәл ителде”.

https://vk.com/wall-35721178_169002

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре