erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сынатмабыз диләр, игенчеләр

12 майга район хуҗалыкларында 39879 гектардагы бөртекле сабан культураларының 21178 гектары чәчелде

 

Һәр ел үзенчәлекле килә. Быелгысы аеруча истә калыр. “Заманалар авыр диләр, кем күтәреп караган?” дигән җыр юллары искә төшә. Һәр чорның үз авырлыклары булган инде аның.

Игенчеләр өчен дә гади ел түгел бу. Апрель уртасында кайбер хуҗалыклар чәчүне башлап җибәргәч, 1 майга чәчүне тәмамлаучылар була икән, дип тә уйлап куйган идем. Әмма көннәр суытып җибәрде, иртә килә дигән яз бик озакка сузылды. Басулардан пар күтәрелеп, туфрак пешкән язларны сагынып сөйлибез. Хуҗалыкларда булганда, туфракны китереп булмый, дип зарланганнарын еш ишетәсең.

Әмма барыбер чәчәргә кирәк. Язның бер көне ел туйдыра, дип юкка гына әйтмәгәннәр. “Казанка” хуҗалыгы Җиңү көненә бөртекле культуралар чәчүне төгәлләде. Бу хуҗалык һәр эшне оешканлык, җиңеллек белән башкара. Яшел хәтфә булып яткан арыш басуларына карап күңел шатлана.

“Курса МТСы” ширкәтендә дә язгы кыр эшләрен зур оешканлык белән башкарып чыктылар.

– Соңгы вакытта барлык хуҗалыкларда да чәчү темпы артты, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – 31 агрегат төнлә дә чәчә.

“Кырлай” ширкәтендә төнлә – 5, “Игенче”дә – 6, “Северный”да – 2, “Ашытбаш”та – 1, “Кишет”тә – 15, “Заря”да 1 агрегат эшли.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Ватан”, “Заря”, “Ашыт-

баш”, “Северный” хуҗа-лыкларында чәчү алдыннан туфракка сусыз аммиак кертәләр.

10 майда район башлыгы Илшат Нуриев язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. Бу юлы мондый хөрмәткә “Казанка” ширкәтеннән Әдһәм Габдрахманов, “Яңарыш” ширкәтеннән Фирдүс Мортазин, “Курса МТСы”ннан Мансур Хуҗиәхмәтов, “Игенче”дән Илнар Ситдыйков, “Кырлай” ширкәтеннән Данил Рәхимов лаек булды.

“Кырлай” ширкәтеннән Данил Рәхимов чәчү комплексында  –көндез, улы Раил төнлә чәчә. Алар һәр елны алдынгылар сафында.

“Кырлай” ширкәтендә бәрәңге утырта башладылар. Биредә ул бер мең гектарда игеләчәк.

– Соңгы ике тәүлектә район хуҗалыкларында 9368 гектарда чәчү чәчелде, – ди Ренат Гатиятов. – Бу барлык мәйданнарның 12,8 проценты. Шушы темпны саклаганда күп хуҗалыклар бер атнадан чәчүне төгәлләр дип ышанабыз.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X