erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Табалмадым синнән матур урын”

Әнә шулай булганнары белән горурланып, эш булса, яшьләр дә калыр иде, дип авыл сирәгәйгәнгә моңсуланып, әмма күңел төшенкелегенә бирелмичә, матур киләчәккә өметләнеп яши Мирҗәм халкы.

Мирҗәм тау итәгенә урнашкан. Елга аша чыгып, биек таудан күтәрелсәң, бөтен авыл уч төбендәге кебек.

Мирҗәмем – җир яме” дип исемләнгән шигырьне шушы төбәкнең суын эчеп, Халит тауларында уйнап үскән, читтә яшәсә дә аны һәрчак сагынып кайткан танылган шагыйрь Рифат Җамал язган. Авылыма кайтсам, элеккечә ялан тәпиле бер малайга әйләнәм мин, ди ул. Ә көе Рәсимә Нигъмәтуллинаныкы. Үзе башкара да. Бу авылда туып-үсмәсә дә, сөйләве буенча җыр аша бик якын ул аңа. “Мирҗәмдә Рифат абый белән очрашу кичәсе булды. Бу җырны беренче тапкыр шунда башкардым. Бер кичәдә берничә тапкыр. Соңгысында халык басып, миңа кушылып җырлады”, – диде Рәсимә.

Зур авыл түгел ул. Бары өч кенә урам. Өлкәннәр күбрәк. Элек танылган фермасы бар иде. Ул беткәннән соң яшьләр читкә агылган, авыл да акрынлап сирәгәя башлаган. Арча районының чигендә үк урнашкан Мирҗәм. Мари авылы авыл башыннан күренеп үк тора.

Барлыкка килү тарихы кызыклы гына. Моннан 300 ел элек бу урында үтеп керә алмаслык кара урман булган. Халит исемле бай иң беренчеләрдән булып килеп нигез салган, дигән риваять бар. Ул үзенең йортын калкулыкка төзегән. Тау әле дә аның исеме белән “Халит тавы” дип атала.

–Артык зур булмаган калкулык ул. Әмма кояш карый башлау белән кар беренче булып шунда бетә һәм авылның барлык балалары ялан тәпи Халит тавына җыела иде. Үрдәк атыш, лапта, ике таяк, шыгырдый уеннары – хәзер аларны яшьләр белми дә, – диләр шунда балачаклары үткән мирҗәмнәр.

Матур урын ул. Аеруча җәен. Яшеллек. Ике ягында ике чишмә. Гасырлык таллар. Нәкъ калкулык астындагы чишмәдән бөтен авыл су алган, улакта керен чайкаган. Хәзер дә улак тора, әмма кер чайкаучы гына юк диярлек.

Ни өчен авыл Мирҗәм дип аталган? Олылар сөйләвенчә, беренче килеп урнашкан гаилә мари милләтеннән була. Аннан удмурт, татар гаиләләре килеп кушыла. Өч милләттән өч хуҗалык бик тату яшәгән. Шуңа да авылны “Мир” дип атаганнар. Мир сүзенә марилар “җәм” сүзен, ягъни, “ямьле”, өстәгәннәр. Шулай Мирҗәм килеп чыккан.

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

Тарих битләренә күз салсаң, 1893 елда Шакир исемле бай мәчет салдырган. 1936 елга кадәр ул мәчет, аннан соң мәктәп була. 1977 елда кирпечтән кибет төзиләр. 1900нчы елларда авылда Касыйм исемле мулла яшәгән. Аның йорты авыл уртасында булган. 1930 елларда аның йортын колхоз конторы итеп тотканнар, соңрак бер ягы клуб, икенче ягы медпунктка әверелгән. Яшьләр кичке уеннарга клубка җыела башлаганнар. Әмма клуб искергән.

Юл аркылы (хәзерге мәчет урыны) Гыйлаҗи байдан калган йорт булган. 1929 елда бу йортта авыл мәктәбе ачылган. Мәктәптән соң мастерской, каравыл өе ролен үтәгән. 1945 елда каравыл өен клуб итеп ачканнар. 1981нче елга кадәр эшли ул, әмма бик иске булу сәбәпле, ябылу куркынычы туа.

1893 елда Шакир исемле бай авылга мәчет салдыра. 1936 елда аның манарасы киселә. Бинаның эчен үзгәртеп сыйныф бүлмәләре ясыйлар. 40 елга якын мәктәп булып тора ул. 1976 елның көзендә, балалар укытырга яраксыз, дип башлангыч мәктәпне Пөшәңгәр мәктәбе белән берләштерәләр. Ә иске бинаны сүтә башлыйлар.Тик авыл халкы моңа ирек бирми, төзекләндереп клуб итәргә телиләр. Хуҗалык җитәкчеләре ризалык бирә. Әле дә ул клуб булып тора. Бинасы иске, кечкенә булса да, эче тулы төш кенә аның. 1989 елның маеннан анда үз эше өчен янып торган Мәрвәр Шакирова эшли. Төрле чаралар оештырыла, бәйрәмнәрдә бөтен авыл шунда җыела, клуб эченә сыймаган халык урамга чыгып бәйрәмне дәвам итә.

Әле шушы көннәрдә генә дә клуб каршында бик матур бәйрәм киче үткән. Җыр, музыка тавышлары соңга кадәр кичке авылны яңгыраткан. Әнә шулай гомер буе эшен дә башкарган Мирҗәм халкы, күңел дә ачкан. Иң авыр вакытларда да үз күңелләрен үзләре күтәрергә тырышкан.

Мирҗәмнең башка авыллар белән чагыштырганда бер зур үзенчәлекле ягы бар. Ул өч Герой биргән авыл. Социалистик Хезмәт Герое Дания апа Галимова, Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин һәм тагын бер Социалистик Хезмәт Герое Галимулла Әсхәдуллин. Моннан тыш профессор, ветеринария фәннәре докторы, язучылар берлеге әгъзасы, академик, шагыйрь Рифат Җамал да шушы авылдан. “Табалмадым синнән матур урын, күпме эзләсәм дә, Мирҗәмем”, – дип яза ул туган авылы турында җырга әверелгән шигырендә. Авылны бизәп торган мәчетне Нәкыйп Сафинның уллары салдырган. Әле күптән түгел генә авыл уртасында яңа күпер барлыкка килде.

Әнә шулай булганнары белән горурланып, эш булса, яшьләр дә калыр иде, дип авыл сирәгәйгәнгә моңсуланып, әмма күңел төшенкелегенә бирелмичә, матур киләчәккә өметләнеп яши Мирҗәм халкы.

Мирҗәмем – җир яме
Безнең авыл әллә ни зур түгел –
Урамы да аның өч кенә...
Халкы да аз (әмма өч Геройны
Биргән авыл булмый кечкенә -
Булса була бары төш кенә!)

Янында юк аның урманы да,
Күлләре юк, акмый зур елга...
Ник сагынам икән шул авылны
Өйдә чакта, эштә hәм юлда?!
Авылымның тузанына хәтле
Якын миңа элек-электән...
Сагыну хисе, олыгайган саен,
Арта гына бара – нилектән?
Бу сорауга җавап таба алмас
Хәтта туксан яшьлек бабай да...
Авылыма кайтсам әйләнәм мин
Ялан тәпиле бер малайга!
Кырларыңнан үтәм сөенә-сөенә,
Камылларың хәтта иркәли...
Оныталмам, авылым, оныталмам
Сызылып аткан hәр таң-иртәңне!
Оныталмам сихри кичләреңне,
Сайрар кошларыңның моңнарын...
Кайда гына булсам да мин, авылым,
Сине уйлап, сагынып җырлармын!
Табалмадым синнән матур урын,
Күпме эзләсәм дә, мирҗәмем!
Көч-дәрт бирәсең син hәр балаңа,
И Мирҗәмем минем – җир яме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре