Табиб булырга хыялланган хокук саклау органы җитәкчесе
Айдар Баһавиевның Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенә җитәкче итеп билгеләнгәненә 11 февральдә 26 ел тулды
Аның тормыш девизы – бервакытта да тукталып калмаска, гел алга барырга. Эштә генә түгел, гомумән, тормышта.
Бер районда бу вазифаны чирек гасырдан артык башкаручы республикада башка кеше юк. Узган елның декабрь аенда озак еллар намуслы хезмәте өчен ул “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде. Орденны тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңннеханов тапшырды.
Аралашырга җайлы һәм рәхәт кеше Айдар Рашатович. Үзен ул синең белән җитәкче кебек түгел, бик гади тота. Укымышлы, күп белә, галимнәрнең кызыклы һәм дә үтемле сүзләрен китерә. Кайчак аның белән сөйләшкәндә, шушы яшькә җитеп, берни белмәгәнмен икән, дигән уй да туа. Бу юлы да, эше тыгыз, вакыты санаулы булуга карамастан, аралашырга җай тапты.
Айдар Баһавиевның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе икәнен, бу бүлекнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен бик яхшы беләбез. Минемчә, күпләрне аның язмышы, тормышы да кызыксындыра. Әңгәмәне дә шуннан башларга булдык.
“Эчке эшләр органына кер, югалмассың”
– Кайбыч районының Мөрәле авылында 1960 елда тудым. Гади авыл малае. Әни фельдшер, әти элемтәче. Гаиләдә дүрт ир бала үстек. Шуңа ир-ат, хатын-кыз эше, дип тормадык, бөтенесен дә башкардык. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укыдым. Ул елларда табиб булам, дип хыялландым. Чөнки кечкенәдән әни янында йөреп, шприцларны зарарсызландыра, даруларның кайсы нәрсә өчен икәнен аера белә идем инде. Мәктәптән соң армиягә хезмәт итәргә киттем. Кайткач кая эшкә урнашырга икән, дигән сорау туды. “Эчке эшләр органына кер, югалмассың”, – диде шул өлкәдә хезмәт иткән әтинең дусты Рәхим Гыйбадуллин. Ул безгә еш килә, я аларга үзем бара идем. Төне буе иртәнге бишкә кадәр сөйләшәбез. Истәлеккә тапшырган китап-лары, белешмәлекләре әле дә миндә саклана, хезмәтемдә кулланам да аларны. Шуңа минем өчен ул ихтирамга лаек кеше булды. Аның сүзен тыңлап, Казанга спецподразделениегә (хәзер спецназ) эшкә кердем, – диде Айдар Рашатович.
Ул вакытта әле милиция иде
1984 елда хезмәт урынында аттестация була. Шунда укырга керергә теләүчеләрне барлыйлар. Айдар Баһавиев югары белем алырга теләвен әйтә. Һәм Волгоградтагы юридик институтны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Чүпрәле, Югары Ослан районнарында җитәкче урынбасары, Буа районында җитәкче булып эшли. 1999 елның 11 февралендә аны Арчага куялар. Ул вакытта әле милиция иде. Шул вакыттан бирле ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфасын башкара.
– Спецподразделениедә эшләгән вакытлар әле дә истә. Зур җинаятьләрне ачтык, җинаятьчеләрне тоттык. Үтерүләр, талаулар, урлаулар, кыйнаулар, юл-транспорт һәлакәтләре... Ул вакытта үзең карар кабул итәсең. Шуңа нәрсәдер эшләгәнче, ул турыда белергә кирәк. Табиб, эксперт кебек. Эксперт карый, нәрсәдер яза. Нәрсә яза ул? Кеше нинди җәрәхәт алган? Мин эксперт белән үлгән кешене ярганда да катнаша, аның аңлатмасын игътибар белән тыңлап бара идем. Җинаятьчедән сорау алганда җиңел була. Иң куркынычы – гаепсез кешене гаепләү. Башка очракларда да шулай. Шуңа күп укырга, үз өстеңдә даими эшләргә кирәк. Алган белем белән генә яшәп булмый. Һәр көн иртән законнарны карыйм, кайберләрен дәфтәремә язып куям. Замана тиз үзгәрә, халык үзгәрә, тормыш үзгәрә, законнар да үзгәрә. Замана белән бергә атлап барырга кирәк. Мин көн дә кичә генә шушы эшкә куйган кебек хезмәт урыныма барам, – диде Айдар Рашатович. – Шулай булганда гына тормышны алып барып була. Хәзер мәгълүмати технология заманы, һәр көн яңалыкка омтылып яшәргә кирәк. Шулай үзеннән-үзе өйрәнәсең, шунсыз булмый. Һәм мин эшкә килгәннәрдән дә шуны таләп итәм. Минем кебек эшләсен. Һич югында шуңа омтылсын.
Иң мөһиме, тукталып калмый
Райондагы хәл буенча да сөйләшеп алдык. Зур җинаятьләр булмавы турында әйтеп киттем. Дөрес бит, бу юнәлештә бездә хәл яхшы, дияргә була.
– Сүз дә юк, җинаятьләргә килгәндә, элеккеге кебек түгел, кимеде. Һәм күпкә. Әмма башка районнар белән чагыштырганда, бездә айти-технологияләр белән бәйле җинаятьләр бик күп. Халык бездә укымышлы, компьютерда күп утыра. Мошенниклардан зыян күрүчеләр саны да арта. Элек капчык күтәреп урласалар, хәзер компьютерда утырып алданалар, – дип аңлатып китте Айдар Баһавиев.
Аның тормыш девизы – бервакытта да тукталып калмаска, гел алга барырга. Тормыштан алынган гыйбарә бу. 1992 елда Чувашстандагы урман уртасындагы бер авылга җинаятьчене эзләп китәләр. “УАЗ” белән. Машина батып кала. Шофер белән тикшерүче машина янында кала, ә ул җәяүләп юлын дәвам итә. Алты сәгатьтән артык урман эченнән бара. Бөтенләй икенче җиргә, теге авылдан ун километр читкә, барып чыга. Иң мөһиме, тукталып калмый, барыбер үзенекенә ирешә.
– Характерым бөтен кешенеке кебек, елыйм да, сөенәм дә, уйланам, борчылам да. Төгәл дә, кырыс та булам. Әмма битараф кала алмыйм. Белмәгәнне өйрәтеп була, кеше белеп тә эшләмәсә куркыныч. Синең артыңда ышанычлы, ныклы тыл булырга тиеш, – ди Айдар Баһавиев.
Эштән чыккач, гади кешегә әйләнәм
Көн саен иртән бишенче яртыда йокыдан торып, алтынчы яртыда эш урынында була инде ул. “Бөтен әйберне карарга, өйрәнергә, киңәшмәләргә әзерләнергә кирәк. Берсенә дә әзерлексез кергәнем юк. Кич җидедән дә иртә хезмәт урынымнан китмим. Анда начальник булсам, чыккач, гади кешегә әйләнәм. Зур начальник, дип хис итмим үземне, күкрәк киереп йөрмим. Уенчы тренер мин. Кич көн саен стадионга төшәм, я урамда 5-6 километр йөрим. Китап укыйм. Тарихи, медицина китаплары ошый, философия, логика дигән фәнне яратам, диалектик материализм, документаль әдәбият кызыксындыра. Һәрвакыт кулда ручка я карандаш була, кирәкле урыннарын үземә язып куям. Шуннан канәгатьләнү хисе алып яшим. Театр, концертларга йөрергә яратам. Үзем музыкант түгел, әмма аңлыйм. Күңелең нечкә икән, җырчы моңны җиткерә ала”, – диде.
Табиб булырга хыялланган, әмма гомерен хокук саклау органнары белән бәйләгән. Беренчесе балачак хыялы гына булып калган. Кечкенә вакытта хыялланасың бит инде. Әмма, беләсезме, Айдар Рашатович нинди чагыштыру китерде?
– Без эшләнгән җинаятьне ачабыз. Табиб янына авыру килеп, диагноз куйган кебек, – диде. – Бу эшкә очраклы рәвештә акча эшләү максаты белән түгел, йөрәк кушканга килдем. Хезмәтемне яраттым һәм аннан канәгатьләнү хисе алам. Танылган Кытай философы Конфуций: “Күңелеңә хуш килгән эш табыгыз һәм сезгә бер генә көн дә эшләргә туры килмәячәк”, – дигән. Җинаять-челәр белән эшләгәнгә карап кеше үзгәрергә тиеш түгел. Эштән чыккач син яраткан ир, әти, дәү әти. Гомеремне шушы хезмәткә багышладым һәм үкенмим. Миңа шундый төпле тәрбия биргән әти-әниемә, укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен.
Сүз уңаеннан
Айдар Баһавиев үзен Арча кешесе дип саный. Чөнки гомеренең күп вакыты биредә үткән. Шулай да туган нигезен дә онытмый. Бу хакта озак еллар Кайбыч районы Мөрәле авылы китапханәчесе булып эшләгән хезмәт ветераны Асия Гыйбадуллина район газетасы битендә менә ниләр яза: “Дүрт ир-бала үскән нигезләрен ташламый, карап, яңартып тора. Ел саен әти-әниләренә багышлап Коръән укыталар. Нәкыя белән Рашат Баһавиевлар игелекле балалар үстергән”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев