erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Табиблар һәм психолог белән ачыктан-ачык сөйләшү: Арчаның 6 нчы мәктәбендә файдалы очрашу узды

Укучылар белән очрашуга Казаннан табиблар кайтты.

Арча шәһәренең 6 нчы мәктәбендә укучылар өчен сәламәтлек, медицина һәм психологик иминлек темаларына багышланган очрашу үткәрелде. Чарада республика дәрәҗәсендә танылган белгечләр катнашып, яшьләр белән мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

Мәктәп укучылары бу көнне хөрмәтле кунаклар белән аралашу мөмкинлеге алды. Очрашуда Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Зыятдинов, әлеге медицина учреждениесенең медицина реабилитациясе буенча баш табиб урынбасары Светлана Сенек, шулай ук Идел буе федераль округы буенча Россия психологик җәмгыяте эксперты, клиник психолог һәм кризис вакытында медицина-психологик ярдәм күрсәтү буенча консультант Лия Бодрова катнашты.

Очрашу әңгәмә форматында узды. Укучылар кунакларга сәламәт яшәү рәвеше, табиб һөнәренең үзенчәлекләре, заманча медицина мөмкинлекләре һәм психологик ярдәмнең әһәмияте турында сораулар бирде. Белгечләр яшьләрне кызыксындырган темаларга җентекле җаваплар тәкъдим итте, үзләренең хезмәт тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Чараның аеруча игътибар җәлеп иткән өлеше Лия Бодрова үткәргән осталык классы булды. Анда укучылар стресс белән нәтиҗәле көрәшү алымнары, яшьтәшләр һәм якыннар белән сәламәт мөнәсәбәтләр кору, эмоциональ халәтне саклау юллары турында мәгълүмат алды.

Фотолар: район башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев