erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Табиблар иртәрәк килгән булсалар...

Чәршәмбе көнне ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә “Махсус машинага юл бир” дигән профилактик операциядә катнаштык.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында (арттан юл-патруль хезмәте машинасы бара) Арчаны әйләнеп чыктык. Видеога төшердек.

– Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасына юл бирмиләр! Шундый сорау белән безгә фельдшерлар мөрәҗәгать итте. Киңәшмәдә дә бу мәсьәләгә тукталдылар. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы шуның нәтиҗәсендә бик тиз барып җитәрлек урыннарга да тоткарланырга мәҗбүр булулары турында әйтте, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин. – Шуннан соң ашыгыч ярдәм күрсәтү, юл-патруль хезмәте машиналары белән юлларга чыгып рейдлар үткәрә башладык.

Бер видеоны инстаграмга да куйган идек. Комментарийлар күп яздылар. Фикерләр каршылыклы. Кайберләре хуплый, икенчеләре ачулана.

– Хаклары бармы? – дип сораганнар инстаграмда. ЮХИДИ хезмәткәре туктатып әйткәнче аның профилактик операция икәнен кем белә? Бәлки ашыгыч ярдәм машинасында тиз арада хастаханәгә алып җиткерергә кирәк авыру баладыр? Күпләр сирена кушып, “мигалкаларын” яндырып барган ашыгыч ярдәм күрсәтү, янгын сүндерү, полиция машиналарына игътибар да итмиләр, юл да бирмиләр бит, – ди Ришат Хуҗин.

– Моның өчен я чукрак, я җансыз булырга кирәк, – диде 45 ел машина йөртү стажы булган бер шофер.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Юк, чукрак та, сукыр да түгел алар. Мин күптәннән ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасын йөртәм. Казанда бер шундый очрак булды. Хастаханәгә авыру илтәм. Алдагы машина юл бирми түгел, минем белән уйнап бара. Кызулап китә дә, кисәк туктый. Берничә тапкыр бәрелә яздым үзенә. Аннан юкка чыкты, – диде Эмиль Зиннәтуллин.

Шунда балачакта караган бер фильм искә төште. Өлкәнрәкләр, бәлки, хәтерлидәдер. Бер егет ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасына үтеп китәргә юл бирми. Подъезды турысына килеп җиткәч, шул машинага күзе төшә. Нидер сизенгән кебек фатирына чаба. Анда аны  әнисе каршы ала. “Әтиең... Табиблар берничә минутка гына иртәрәк килгән булсалар...”, – ди ул яшенә буылып. Егет шап итеп урындыкка утыра.

Юлда аварияләр булып тора, янгыннар, инфаркт, инсульт. Барысы да кеше гомере белән бәйле. Барысы да кемнәрнеңдер кадерлеләре. Кайсыбыз минем белән андый хәл булмас, дип әйтә ала. Аларның тормышларын саклап калу өчен шул биш минут җитми калырга мөмкин. Ярдәмгә ашыгучы машина өлгерәм, дип башка машиналар өстеннән сикереп үтә алмый бит. Зинһар, аңлыйк инде шуны.

Бу көнне ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасына юл бирмәгән бер кешегә беркетмә төзелде. Машинаның тышында махсус язулар, билгеләмәләр булган, шул ук вакытта зәңгәр ут уйнатып, махсус тавышлы сигнал белән килгән машинага юл бирмәгән өчен Федераль закон нигезендә 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр административ штраф яки 3 айдан 1 елга кадәр правасын алу каралган.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер конне иртэ бн ,карангы иде эле бер машина дамба астына тошеп киткэн иде, бау сорарга туктатабыз -туктамыйлар ничек шулай итеп була икэн узлэренэ 100%гарантия бирэлэр микэнни узлэренэ юлда ярдэм кирэкмэс дип

    2
    X