erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Табибларга грант программасы буенча 84 фатир бирелде

2020 елда Татарстан Хөкүмәте табибларга грант программасы буенча 84 фатир бирде

2020 елда Татарстанның Дәүләт торак фонды, медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту буенча грант программасы нигезендә, табибларга 84 фатир тапшырды. Шул исәптән, 51 фатир — Чаллы табибларына, ә Казан һәм Әлмәттә тугызышар фатир бирелде. Бу йортлар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.

Татарстан Хөкүмәте табибларның торак шартларын яхшырту өчен грантларны 2014 елдан бүлеп бирә. Әлеге программаның максаты — республика шәһәр һәм районнарына югары квалификацияле медицина белгечләрен кайтару һәм халыкка медицина ярдәмен үтемле итү.

Программа гамәлгә ашырылган алты елда 732 табиб дәүләттән грантлар алды. 2020 елның июлендә грант күләме 500 мең сумнан 800 мең сумга кадәр күтәрелде.


Моңа кадәр Татарстанда Балык Бистәсенең Үзәк район хастаханәсе табиблары шулай ук дәүләт ярдәмендә яңа фатирларга күченгән иде.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/12-01-2021/2020-elda-tatarstan-h-k-m-te-tabiblarga-grant-programmasy-buencha-84-fatir-birde-5798246

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/vIRXDexLUec

Теги: Арча хәбәрләре илкүләм проект