Тагын авария. Машина торак йортка килеп кергән
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә "Калина" машинасы көпә-көндез торак йортка килеп кергән.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, “Лада-Калина” автомобиле йөртүчесе тизлек режимын һәм транспорт чарасының юлда урнашу кагыйдәсен боза. Нәтиҗәдә машина торак йортка килеп бәрелә.
1953 елгы йөртүче алынган җәрәхәтләрдән авария урынында “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче үлә.
Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана,дип яза "Әлки хәбәрләре" сайты.
http://alki-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/lki-rayonynda-avtomobil-torak-yortka-kilep-kergn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев