Талантын “ирек”кә чыгара
Танылган язучы, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Әдһәм (Шакирова) 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Шушы көннәрдә танылган язучы, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Әдһәм (Шакирова) 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Якташыбыз районда үткәрелгән чараларда бик теләп катнаша, чыгышлар ясый. Башка шагыйрьләр, язучылардан аермалы буларак, ул үз әсәрләрен йөрәкләргә үтеп керерлек сәнгатьле итеп укый, кирәкле урыннарда җырлап та ала, бөтен тамашачыны авызына каратып тора.
Гүзәл Әдһәм иҗаты китап сөючеләргә әсәрләре аша яхшы таныш. Наласа авылы кызы ул. Әтисе Әдһәм Габдрахманов, әнисе Раушания Мөхәммәтҗанова заманында газетабызның актив хәбәрчеләре иде. Гүзәл дә Наласа мәктәбендә укыган елларында ук хикәяләр яза, алар “Яшь ленинчы”, “Ялкын”да басылып чыга. Әмма тормыш юлында ул театр белән “очраша”.
– Арча педагогия училищесында укыганда Клара Мәрдәновна театр түгәрәге алып барды. Мин дә спектакльлләрдә уйнадым. Театр училищесына китәргә тәкъдим дә булды. Тик әни: “Укытучы шул артист инде ул. Укытучы буласың”, – диде. Ә бездә әти-әни сүзенә каршы килү дигән әйбер юк иде. Шулай да берәр җай чыгар да, сәхнәгә менәрмен, дигән уй кырык яшькә кадәр яшәде, – диде Гүзәл ханым. – Университетка кердем. Анда да театр түгәрәгенә йөрдем. 4нче курста кияүгә чыктым. Диплом алгач, ирем янына Актанышка кайтып киттем.
Менә шунда инде талантын “ирек”кә чыгара ул. Еллар дәвамында сәхнәдән төшми. “Миркәй белән Айсылу” спектакле белән 1987 елда Казанда да чыгыш ясыйлар. Халык иҗатының Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз фестивальләре лауреатлары медальләре дә аңа шул елда бирелә. Гүзәл ханым үзен режиссер буларак та сыный. Соңрак язмыш гаиләне Алабугага китерә. 20 елдан артык шунда яшиләр. Дәүләт педагогия университеты аспирантурасын тәмамлый, татар драматургиясе буенча диссертация яклый, укыта. Шулай фән дөньясына кереп китә. Әмма сәхнәдән аерылмый. Казанга күчеп килгәч тә ташламый. Дербышкидагы Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараена йөреп спектакльләрдә уйный.
2008-2009 елларда Гүзәл ханым фильмга сценарийлар бәйгесе турында ишетә. Тәвәккәлләп “Асылмалы күпер” әсәрен яза. Бүләк алырга килегез, дип чакыргач, башта ышанмый. 3нче урынны яулый. “Татар пьесасы” бәйгесенә “Сине миңа язлар алып килде” дигән мелодрамасын җибәрә. Әсәрен китапка кертәләр. Аннан дәртләнеп китеп яза башлый. Темалары да чыгып тора.
– Мин Түбән Камага да йөреп институтта дәресләр бирдем. Юлда барганда күзне йомам да башымда сюжет линияләре язып барам, – диде Гүзәл Әдһәм. – Бервакыт института идән юучы апа минем иңдәге мамык шәлне күрде дә: “Әтнә шәле бит бу. Бизәкләренә кадәр шул”, – диде. Сөйләшеп киттек. Әтнә әбиемнең күршесе булып чыкты. Шуннан “Әтнә әби” дигән беренче хикәям туды. “Наласа авылы көендә әти язмышы сурәтләнә. Донбаста туган ул. Монда күчеп кайтканнар. Әби шунда яшәгәндә бер шахтер егетнең тальян гармунында уйнарга өйрәнгән. Соңрак әтине дә өйрәткән. Гармунны алып кайтканнар, тик сугыш чорында аны бәрәңгегә алыштырырга мәҗбүр булганнар. Әби шунда тау башына утырып көй сузган. Бу аның гармуны белән саубуллашуы булган. “Эх, теге гармун кайда икән”, – дия иде әти. Аны уң кулсыз бер егеткә биреп калдырганнар. Чынлыкта мин шундый гармунчыны күрдем. Тимер ыргак ясап уң ягын эләктереп куйган, үзе сул белән уйный. Күкрәге тулы орден-медаль. Сугыштан кайткан егет икәне күренә. Әсәргә шушы эпизод та керде.
Гүзәл ханым һәр әсәре турында менә шулай бирелеп сөйли. Өч китабы чыккан. “Әбием ни исемле” дигән балалар өчен хикәяләр җыентыгы 2017 елда иң күп укылган китаплар исемлегенә кереп беренче урынны алган. Әдәби әсәрләр бәйгесендә ике хикәясе җиңү яулаган.
– Хәзерге вакытта мин студиядә аудиокитаплар укыйм, – диде Гүзәл Әдһәм. – “Татар сүзе” бәйгесендә дә катнаштым, 2нче урынны алдым. Театрны да ташларга исәбем юк. Ул минем гомерлек юлдашым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев