Тәмам эштән чыккан Сөрде юлына быел асфальт салынырмы?
Яңа Кенәр-Сөрде, Кушлавыч юлында да булдык.
Кушлавыч, Ашытбаш-Шушмабаш-Карадуган, Төбәк Чокырча-Яңасала, Арча-Мари Иле республикасы чиге юллары быел ныклап төзекләндерелә.
“Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назыйр Фәттахов белән без урынга барып юллар төзелеше белән таныштык.
Ул безне туп-туры Ашытбаш-Шушмабаш-Карадуган юлына алып китте. Биредә 2 километр ярым юл нык-лап төзекләндерелә. Ике ел дәвамында Шушмабаш белән Апаз арасын төзекләндергәннәр, аннан Шушмабаш авылы эченә асфальт түшәгәннәр, хәзер калган урынны ясап бетерәләр.
– Бу юнәлештә төзеләсе Хәсәншәех ягы бар әле, – диде Назыйр Фәттахов. – Анысы алдагы елларда.
– Аңарчы бу эшләгәннәре ватыла башламыймы инде? Сүз уңаеннан, нигә юллар шулай бик тиз бетә бездә? Бер башыннан асфальт җәясез, икенче башыннан эштән чыга башлый?
– Элеккеге конструкция 7-8 тонналы машиналарга исәпләнгән. Ә хәзер алардан 46-60 тонналы йөк төягән машиналар йөри. Җиңел машиналар да бик күп. Хәзер конструкция көчәйтелде.
Арча – Яңа Кенәр юлында да төзекләндерү эшләре бара. Алты километр арада ике кат асфальт җәелә. Аның беренче өлешенә “Куркынычсыз сыйфатлы юллар” программасы буенча асфальт түшәлгән булган инде, тагын ике өлеше калган. Музей экспонатына әверелеп барган, районда гына түгел, якын-тирәләрдә дә инде юкка чыккан иске автопавильон сүтелеп, яңасы төзелде.
Яңа Кенәр-Сөрде, Кушлавыч юлында да булдык.
– Яңа Кенәр-Түбән Оры юлының беренче өч километрын (Сөрде юлы) быел төзекләндерәсезме инде? Планга кертелдеме? Югыйсә, йөри торган түгел бит ул. Бигрәк тә язын-көзен. Ә аннан балалар төягән мәктәп автобусы гына да көнгә дүрт тапкыр уза.
– Транспорт министрлыгы, “Главтатдортранс” оешмасы белән берлектә биш елга план төзелде. Сөрде юлына килгәндә, ул 1996 елда салынган. Әлегә анда бер тапкыр да төзекләндерү эшләре башкарылмады. Юлларга хезмәт күрсәтүгә районга елга 130 миллион сум акча бүлеп бирелә. Аңа кар чистарту, юл кырыйларын карап тору һәм башкалар керә. Юлларга хезмәт күрсәтү программасы буенча гына бу юлны норматив хәлдә тотып булмый. 2022 елны юлның бу өлеше асфальт түшәлгән юл категориясеннән таш түшәлгән категориягә күчерелде. Киләчәктә бу юнәлештә дә юл салыныр дип өметләнәбез.
Районда барлыгы 430 километр юл санала. Быел Арча районы буенча барлыгы 15 километр юл норматив хәлгә китереләчәк. Бу юлга килгәндә, Яңа Кенәр авыл җирлеге белән даими элемтәдә торабыз. Сөрде юлына таш җәеп грейдер белән тигезләдек.
– Нәрсәдән чыгып теге яки бу авылга асфальт юл кирәклеген билгелиләр?
– Анда ничә кеше яши, ничәсе теркәлгән (нормативы да бар, шуннан чыгып таш түшәргәме, асфальт җәяргәме икәнен билгелиләр), салым түли торган оешма бармы, гомумән, киләчәге бармы бу авылның? Шуларны сорыйлар.
– Районда тагын андый проблемалы юллар бармы?
– Гомумән, элек асфальт кергән авыл юлларын төзекләндерүне планга кертү авырдан бара. Сеҗе юлы бик начар хәлдә. Юлның озынлыгы 22 километр. Шуның сигезенче километрыннан алып 15нче километрына кадәр ара аеруча начар хәлдә. Ә авылларга (Ташкич, Яңа Чүриле, Иске Масра, Курса Почмак, Урта Курса, Түбән Курса, Корайван, Югары Курса) керә торган юллар эшләнде. Алан юлына таш түшиләр. Сөрде ягында да шулай. Кызыл Яр, Югары Оры, Түбән Орыга асфальт юл бара.
Түбән Аты, Иске Йорт, Субаш Аты, Хәсәншәех, Апаз-Пөшәңгәр-Мирҗәм юллары начар. Төбәк Чокырча белән Яңасала арасында бер километр юл (мәктәп турысы) асфальтланды, амма анын калган 10 километры начар хәлдә. Быел Кушлавыч юлы (Иске Җөлбигә кадәр) ныклап төзекләндерелә. Өч километр ара 202 миллионга төшәчәк. Бер километры өр-яңадан эшләнә, яңа конструкция белән. Яңа төр асфальт салына.
– Яңа төр асфальт? Нинди була инде ул?
– Технологиясе икенче. Нык була. Составына битум күбрәк салына, ныклыгын саклаучы өстәмәләр кертелә. Полимер битумлы асфальт дип атала. Сынап карыйбыз инде. Беренче тапкыр аны Сеҗе юлында 7-8, 12-13нче километрларда кулланган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев