«Тәрбияче булсаң да ярар иде, тик аларның хезмәт хаклары аз...»
Беркөнне өйгә кайткач беренче сыйныфта укучы оныгыбыз: “Бабай, мин гел киләчәктә нинди һөнәр сайларга дип уйлыйм“, – дип шаккатырды. “Әле синең уйларга вакытың бик күп“, – дип әйтеп бетермәдем, санап китте бу.
– Мин бик тә укытучы булыр идем, династияне дәвам итәр идем, әби дә, әни дә укытучылар бит. Тик аларның хезмәте бик авыр, балалар шаулашалар, кычкырырга, нервларны туздырырга туры килә. Аннан тәрбияче булсаң да ярар иде, тик аларның хезмәт хаклары аз...
– Син үсеп җиткәнче арттырырлар әле хезмәт хакын, – дигән булам.
Ә оныкның чираттагы соравы әзер: “Мин Җир шарын яссы дип уйлыйм. Чөнки түгәрәк булса без монда басып тора алмас, я космоска очар, я егылып төшәр идек. Ни өчен без егылып төшмибез соң?
– Җир егылмасыннар дип тотып тора безне, – дигән булам.
– Менә син бабай авылда яшәсәң сыерыбыз булыр иде, мин рәхәтләнеп йоклап торгач сыер савар идем. Ни өчен авылда калмадың син?
– Мин авылдан китсәм дә, көн саен диярлек авылда бит, – дим.
Сабыйга мин Югары Пошалым фермасында әлегә эшләүче терлекчеләр зарын тыңлаганда йөрәк авыртуын, бу кешеләр ни өчен язмыш кочагына ташланган соң, дигән сорауга җавап таба алмавым турында сөйли алмыйм бит.
Әлегә эшләүче дип язуым юкка гына түгел. “Көн саен 7-8 сыерны сауган җирдән алып китеп баралар. Терлекләр бетсә эшсез калабыз бит, инде болай да түләү юк диярлек, күпме кредитлар, башка түләүләр бар. Ни өчен болай мыскыл итәләр безне?“ – дип зар елый алар.
– Терлекләр, тораклар – шәхси милек, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Сезнең карамакта пай җирләрегез бар, бу җирләрне ничек файдаланырга, кемгә арендага бирергә икәнлеген сез генә хәл итә аласыз.
Бик игелекле инвесторлар туры килгәне юк шул бу якларга. “Баштарак әйбәт кебек инде алар, матур вәгъдәләр бирәләр дә, нәтиҗәсе һәрвакыттагыча килеп чыга“, – дип сөйләделәр 2 майда Югары Пошалым клубында узган пайчылар җыелышында. – Ни өчен безгә милек пайлары бирелмәде? Мал-туарны, Герой Мирбат Хәстиев һәм башка җитәкчеләр туплап калдырган байлыкны әрәм-шәрәм итеп бетерделәр. Ни өчен алар шулай кылана ала?“
Безнең иң зур байлыгыбыз – кешеләр, авылларны саклыйк, дип бик матур итеп сөйлибез. Чынбарлыкта ничек? Югары Пошалым әлегә кадәр эшче көчләргә бай булган авыл иде. Фермага эшкә киләм дип, атлыгып тора иде алар, нинди яхшы механизаторлар бар иде. Авылда рәт-баш калмагач алар Шурабашка кадәр барып тракторда, комбайнда эшләргә мәҗбүр.
Ярый, хуш, терлекләр дә бетеп килә, фермалар бушап калыр көн дә ерак түгел. Авыл кешеләренең соңгы өмете булган пай җирләре дә (3160 гектар, диделәр) бүгенге көнгә кадәр эшкәртелми, чәчелми ята. Шулай калса, алар өчен берни дә ала алмаячаклар, дигән сүз. Бердәнбер юл – элеккеге килешүне (аның әле дөрес төзелүе дә зур сорау астында) өзү. Районның үзендә үк арендага алабыз, дип торган ышанычлы кешеләр бар.
Сабыйлар сорауларына җавапны телефоннан эзләп тә табарлар, өлкәннәргә бу яктан кыенгарак туры килә шул...
Искәрмә: Яңа инвестор килгәндә (2017 ел) хуҗалыкта 617 сыер булган, бүген – 292.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев