erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тарихка кул сузарга ярамый

Терсәк якын, әмма аны тешләп булмый, ди халык мәкале. Кызганыч, тормышыбызда моңа мисаллар бик күп.

 

130 ел тарих өчен алай зур чор түгел. Чагыштырмача ерак булмаган шушы чорга сәяхәт ясап алыйк әле. Районыбызның Үрнәк бистәсендә без. Атаклы Габдрахман Ишморатов байның тегермәненә он тарттырырга барабыз. Аның бер тегермәне Казансу елгасында су белән, икенчесе пар двигателе белән эшли. Чират шактый, чөнки ерак авыллардан килгәннәр бирегә. Сәбәбе гади: беренчедән он тарттыру хакы чагыштырмача арзан, икенчедән, чират көткән арада яңа кайнаган самавырдан рәхәтләнеп чәй эчәсең.

Габдрахман бай хуҗалыгында такта яру цехы да бар. Ул пар двигателе белән эшли, ягулыгы – пычкы чүбе, бернинди калдык калмый.

Зәвык белән эшләнгән чәчәк түтәлләре, беседкалары да бар, төрле җиләк-җимеш агачлары, куаклары үсеп утырган зур бакча. Шунда ук  умарталар, күл. Зур манара сәгате вакытны санап тора, аның чаңы әллә кайларга ишетелә.

Ул саф нәселле Орлов атлары! Иң эре, затлы, елгыр һәм чыдам атлар Европа илләрендә дан тота.

Тагын бүз ману фабрикасы, май заводы, мунчала күлләре дә бар әле...

Эх, мин әйтәм, бүгенге көндә шушы хәзинәләр сакланган булса бөтен дөньядан туристлар агылыр иде бирегә. Юк шул, хәзер ул урыннарда җил уйный, Казансу елгасының суы да чыпчык тезеннән...

Бүген инде бу турыда уйлап уфтанырга гына кала. Әмма әле бар да югалып бетмәгән. Яңа Кырлайдагы Сәгъди абзый утарында йөргәндә шундый рәхәтлек кичерәсең! Моның өчен якташыбыз Лотфулла Шәфигуллинга рәхмәт! Ул тарихи ядкәрләребезне саклап калуга, торгызуга бик зур өлеш керткән шәхес.

Соңгы вакытта газета укучыларыбыз Арча шәһәренең Интернационал урамындагы йорт язмышы өчен борчылып шалтыраталар. Бу йорт мәдәният мирасы булып сакланырга тиеш, ни өчен аны сүтәләр?

Без әлеге сорауны район прокуроры Фәнис Шәйхаттаровка җиткердек.

– Район прокуратурасы әлеге мәсьәлә буенча тикшерү үткәрә, – диде Фәнис Ринатович. – 1853 елда төзелгән әлеге бинаның мәдәният мирасы булып исәпләнелүе, милек хуҗасы Закирова Фәрдия Вәгыйз кызы булуы ачыкланды.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты 2019 елның 24 сентябрендә Ф.В.Закировага мәдәният мирасы булган бу об

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

ъектны Татарстан Республикасының Мәдәният мирасы объектларын саклау буенча комитеты рөхсәтеннән башка үзгәртү буенча эшләр башкарырга ярамавы турында  кисәтеп, хат юллаган.

Әмма, әлеге хатка карамастан, бина хуҗасы түбәне, таш стенаны сүтү эшләрен башлап җибәргән.

Район прокуратурасы тикшерү материалларын Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенә РФ Җинаять-процессуаль кодексының 144,145нче маддәләре буенча карау һәм РФ Җинаять кодексының 243нче маддәсе (мәдәният мирасы объектларын юк итү яки зарарлау) кысаларында бәя  бирү өчен җибәрде.

Арча районы прокуратурасы хәзерге вакытта тикшерүне дәвам итә.

Соң булса да, уң булсын, дигәндәй, тарихи биналарны саклау, торгызу буенча республикада күп эш башкарыла. Президентыбыз борынгы биналарның язмышы өчен борчылып Казан урамнары буйлап җәяү йөри. Тарихи, фәнни, сәнгать яки башка мәдәни кыйммәткә ия объектлар закон белән саклана.

Андый объектлар безнең  районда да аз түгел. Аларның кайберләре республика, күбесе район әһәмиятенә ия. Әлеге бина шәһәребездә иң борынгылардан санала. 1853 елда шәһәр үз идарәсе өчен төзелгән була ул. ХХ гасыр башында беренче катында бер сыйныфлы хатын-кызлар училищесы, икенче катта шәһәр думасы урнаша.

1917 елның 8 ноябрендә әлеге бинада Арча волостенда Совет власте игълан ителә. Бу бина большевиклардан да “исән” кала.

Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк, диләр. Халык  үткәнен белә алмасын өчен барын да эшләгәннәр: мәчет манаралары киселгән, китаплар яндырылган, кешеләрнең үз тырышлыклары белән булдырылган хәзинәләр таланган, юк ителгән. Әмма халык хәтерен юкка чыгару мөмкин түгел, вакыт бар нәрсәне үз урынына куя.

Ильяс Фәттахов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X