Тарих аша киләчәккә....
Арча үзәк китапханәсендә язучы, журналист Фирдүс Гыймалтдинов китап укучылар белән очрашты
13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фирдүс Гыймалтдинов катнашында китап укучылар конференциясе узды.
Очрашу барышында авторның “Шом”, “Үлемнән бер адым алда”, “Буа”, “Урда ханы Үзбәк” әсәрләренең күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен Брайль шрифтында бастырылган вариантлары тәкъдим ителде.
Сәхнәдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист, тамаша залында Арча педагогика көллияте укучылары һәм укытучылары, китапханәнең китап сөюче, әдәбият һәм тел мәсьәләләрендә битараф булмаган, үзләре дә иҗат белән янып яшәгән дуслар һәм... күрү сәләтен югалтып, кыен тормыш хәлендә калган райондашлар. Ике арадагы элемтә беренче карашка бераз аңлашылып бетми кебек. Юк, юк, дөрес аңлагыз, залда начар күрүчеләр утыруы белән түгел, бу очрашуның шушы көн белән бәйләнеп үткәрелүе турында сүз бара. Өстәвенә әле Казанның “Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Шәриф Еникеев исемендәге республика махсус китапханәсе” директоры Идрис Хәертдинов, китапханәнең төбәкара хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Миләүшә Әхмәтҗанова, районның сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зарипов, Балтач районыннан күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр килгән. Конференция үзе дә сукырлар көненең килеп чыгу тарихына, дөньяда беренче сукыр балалар мәктәбен ачуга бәйле мәгълүмати видеоролик белән башланып китте. Очрашуны оештыручы һәм алып баручы китапханә хезмәткәре Дилә Абдуллина бу сорауга ачыклык кертте.
– Китапханәбездә узган китап укучылар конфе-ренциясендә язучы Фирдүс Гыймалтдиновның катнашуы очраклы түгел. Безне аның иҗат җимешләренең начар күрүчеләр өчен чыккан вариантлары булу берләштерде. Чөнки Фирдүс әфәнденең “Буа” “Урда ханы Үзбәк романнары, “Шом”, “Үлемнән бер адым алда” әсәрләре начар күрүче, бөтенләй күрмәүчеләрне дә исәпкә алып, Брайль шрифты белән бастырылган. Һәм алар бездә бар, үз укучыларын көтә, – диде ул.
– Арча үзәк китапханәсе ныклап төзекләндерелеп, модель китапханә итеп эшләнде, – диде китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Дәүләтбаева. – Без үзәк китапханәдә начар күрүчеләр һәм бөтенләй күрмәүче китап укучыларыбыз өчен дә мөмкинлекләр тудырдык. Алар өчен бинаның беренче катында махсус бүлмә булдырылды. Брайль шрифты белән китап уку өчен махсус җайланмалар кайтарылды.
Китап укучылар конференциясе Фирдүс Гыймалтдинов әсәрләре буенча фикер алышу тәртибендә барды. Язучының “Урда ханы Үзбәк” романы буенча Яңа Кенәрдән ветеран укытучы Фәрит Вафин бик кызыклы, фикерләр җиткерде.
– Әгәр дә һәр татар кешесе үз милләте белән горурланса, аны яратса, телен, моңнарын онытмаса – ул беркемнән дә үзен кыерсыттырмас иде. Ләкин моның өчен йөзебезне кызартмаслык, телебезне йоттырмаслык, исемнәребезне яшермәслек милли тарихны белү кирәк, – диде ул.
Шулай ук начар күрүчеләрдән Илгизәр Хөсәе-нов, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Марсель Шәрәпов әсәрләргә карата үз фикерләрен җиткерде. Китап укучылар тарафыннан язучыга сораулар да бирелде. Фирдүс Гыймалтдинов тарихи әсәрләргә ни өчен алынуы, аларны язарга нәрсә этәргеч булуы, ничек язылуы, кыскача эчтәлекләре һәм геройлары белән таныштырды. Сүзләреннән сизелгәнчә, ул үзенең геройлары белән горурлана, аларны башкаларга үрнәк итеп куя.
Гомумән алганда, очрашу күңелдә уңай тәэсир калдырды. Китаплар авторына да очрашуның шундый җитди юнәлеш алуы ошады. Ул килүчеләргә рәхмәтен белдерде, киләчәккә планнары турында да әйтеп үтте, теләкләрне, тәнкыйть сүзләрен дә истә тотачагын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев