erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Тарих – ул тере язмышлар: Арчаның 6 нчы мәктәбендә эзтабарлар белән очрашу узды

Арчаның 6 нчы мәктәбендә үзенчәлекле “Батырлык дәресе” үтте. Аны укытучылар түгел, ә “Хәрби Дан Клубы” ассоциациясеннән килгән кунаклар үткәрде. Алар хәбәрсез югалган солдатларның исемнәрен торгызу буенча алып барыла торган эшләр турында сөйләделәр.

Чара Бөек Ватан сугышы тарихына битараф булмаган укучыларны җыйды. Аларга кунакка  “Хәрби Дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов, Мари Эл республикасының “Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте” җәмгыяте ассоциациясе рәисе Сания Газизҗанова, ”Россия халыклары Ассамблеясе”нең төбәк бүлеге әгъзасы, “Бердәм Россия”гә иҗтимагый ярдәм штабы координаторы Оксана Бойцова кайтты.  

Очрашуның төп темасы “Геройның батырлыгын гаиләгә кайтару” бөтенроссия проекты булды. Кунаклар РФ Оборона министрлыгы архивларында эзләнү эшләре турында сөйләде, анда һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнар турындагы мәгълүматлар бөртекләп торгызыла. Сүз туганнарына үз геройлары турында мәгълүмат табарга, аларның һәлак булган яки күмелгән урыннарын белергә мөмкинлек бирә торган бердәм электрон база булдыру турында барды.

Әмма күп кенә укучылар өчен иң кызыклы өлеш практик тәкъдим булды. Ассоциация вәкилләре барлык теләүчеләрне “Яшь эзтабар” клубына керергә чакырдылар. Бу балалар өчен тикшеренү эшендә шәхсән катнашу өчен уникаль мөмкинлек. Остазлары җитәкчелегендә алар РФ Оборона министрлыгының ачык электрон архивлары белән эшләргә, Арча районында туып-үскән кешеләрнең язмышларын торгызырга ярдәм итәргә, Җиңү өчен гомерләрен биргәннәрнең исемнәрен кайтарырга өйрәнә алалар.

Очрашу ачык итеп күрсәтте: тарих – дәреслек юллары түгел, ә тере язмышлар, аларның батырлыгын без истә тотарга тиешбез. Мондый вакыйгалар яшьләрне патриотик тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев