erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тарихка уелып кала торган мизгелләр!

Менә әле, минем тракторны берәүгә дә бирмәгез, дип армиягә киткән егетебез кайтырга тиеш

Шураларга исем китте: күпме энергия, дәрт-дәрман, җырга, гармунга осталык! Аяклар үзләреннән-үзләре тыпырдап биеп китә, кушылып җырлап та җибәрәсең! 
Рәмзия Гайфуллина белән Кашаф Рәхмәтуллин рәхәтләнеп гармунда уйныйлар. Аларга кушылып Рафия Салихова, Нәкыйп Салихов, Люция Молчанова, Хәлисә Лотфуллина, Халидә Рәхмәтуллина, Люция Хәбибрахманова Мәүдүдә Муллагалиева, Клара Хөсәенова җырлыйлар. 
Уйнасак та, җырласак та,
Гармун кулларыбызда.
Асыл гөлләр чәчәк атсын
Йөргән юлларыбызда.

Тарихка уелып кала торган мизгелләр! Шул тирәдә генә бер көтү казлар  йөри. Нинди матур манзара! “Мин белгәне бу өченче клуб хәзер. Элек яшьләр бик күп иде. Бер әйләнәгә генә сыймыйча ике зур әйләнә була идек, – дип сөйләде Кашаф Рәхмәтуллин. – Күп идек. Шура дигән даны бар иде!”. “Ул дан әле дә бар!” – дип куәтләп алдылар район Иҗтимагый советы әгъзалары. Авылның әлеге “Чордашлар” фольклор ансамбле Шура данын нык тота. Алар кайда гына чыгыш ясамый! Һәм һәрдаим халык мәхәббәтен яулап торалар. Шура клубы җитәкчесе Клара Хөсәенова болай дип сөйләде: “Клуб ике ел ябык торды. Озын тарихлы бина инде бу. Мәдрәсә, мәктәп булган бина. Балалар Шурабаш мәктәбенә укырга киттеләр, мәктәп ябылды. Түбәсе череде, су үтте. Менә шуны сүтеп, монда клуб төзеделәр. Быел язын эш башланды. Хәзер, үзегез күрәсез, клубыбыз бик матур”. Мондагы үзгәрешләрне сокланып карап йөрдек.

Сөрде клубында да булдык. Яңа Кенәр авыл җирлеге башлагы Әгьзәм  Гайфуллин: “1985 елда төзелгән бина бу, – дип сөйләде. – Түшәме, түбәсе беткән иде инде. Су үтә иде. Ә хәзер, үзегез күрәсез, ремонтчылар ничек яхшы итеп бинаны яңарттылар, ныклап төзекләндерделәр“. Дөрестән дә, мәдәният йорты бик матур. Түбәсе, түшәме, идәне, сәхнәсе, тәрәзәләре, баскычлары, бәдрәфләре, бүлмәләре өр-яңадан эшләнгән. Бар да заманча. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә уңайлыклар белән аерым бәдрәф. Озак еллар халыкка хезмәт итәргә язсын.

Район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) Яңа Кенәр җирлегендә күчмә утырышы булды. Совет әгьзалары Сөрде, Шура, Шурабаш һәм Яңа Кенәрдә социаль һәм җитештерү обьектларында, үз эшен алып барган кайбер шәхси хуҗалыкларда булдылар, аларның эше белән таныштылар, хәлләрен белделәр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шурабашта “Заря” агрофирмасы (Шурабаш, Шура, Байкал, Яңа Сәрдә авыллары) ындыр табагында җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов хуҗалык тормышы турында сөйләде. “Мин “Заря” агрофирмасын җитәкли башлаганга 6 елдан артып китте, – дип сөйләде ул. – Хуҗалыкның 4140 гектар җире бар. Күп эшләр башкарылды. Фермалар ремонтланды, түбәләре, эче, су челтәре рәтләнде. Яңа су башнясы куелды. Яңа ферма төзи башладык. 1400 баш терлекне 1700гә җиткердек. 180 млн сумлык яңа техникалар алдык. Иске техника белән җир эшкәртеп булмый. Ындыр табагы начар хәлдә иде. Ындыр табагын яңартуга гына да 35 млн сумлап акча тоттык. Территорияне асфальтлауга 15 млн сумлап акча китте. Быел иген уңышы белән мактанып булмый. Яңгыр 27 майда яуган иде, җәй үтеп, явым август ахырында гына булды. Бездә халык тырыш. Яшьләр бар, юк түгел. Менә әле минем тракторны берәүгә дә бирмәгез, дип армиягә киткән егетебез кайтырга тиеш. Хуҗалык стипендиясенә Әтнә техникумында укучыларыбыз бар. Дәүләт программасы буенча яшь гаиләләргә йортлар төзибез. Һәм, билгеле инде, авылда кешегә эш булсын да,  әйбәт хезмәт хакы бирелсен. Уртача хезмәт хакы 32 мең сум. Авыл көтүен электр-көтүче “көтә”. Көтү белән агрофирма үгезе йөри. Пай җирләренә халыкка чиста, ялт иткән ашлык, түкләп саламын бирәбез. Сораган авыл кешесенә 8 сум 50 тиеннән ашлык җибәрәбез. Җылы гараж бар. Иң файдалы культура –  горчица үстерәбез”. 

Яңа Кенәргә юл тоттык. Анда без терлекләр асраучы Илфат Хафизов,  агач эше белән шөгыльләнүче Дамир Каюмов, Булат Сабировның хәлләрен белдек. Башлаган эшләре бара. Савым сыерлары, ит терлекләре асраучы Илфат Хафизов дәүләт программасы нигезендә кече ферма салып куйган. Исәбе – савым сыерларын арттыру. Тик менә “Сөт бәяләре кимеде”, – дип борчыла. Агач эшен алып баручы Дамир Каюмов югары белемле урманчы. “6 ел эшлибез инде, – ди. – Монда элек иске йортлар иде. Бүген ике цех эшләп тора. Поддоннар, ванна рәшәткәләре, бала караватлары һ.б. эшлибез. Утын яручы станок бар. Утынны бик алалар. Агач эше бервакытта да туктамаячак. Эшебезне дәвам итәбез”. 
Яңа Кенәрдә интернат мәктәптә балаларның уку, яшәү шартларын карадык, Яңа Кенәр урта мәктәбенең балаларны ашханәдә ашату тәртибе белән таныштык. 

Әфганстанда хезмәт иткән Рашат Салихҗанов һәм МВД системасында эшләгән, Кавказда, Дагстанда хәрби хезмәт үткән Таһир Шакиров белән  хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында очраштык. Яңа Кенәр мәдәният йорты подвалында хәрби хәрәкәтләрдә  катнашучылар үз почмакларын булдырганнар. 
Менә без Яңа Кенәр мәдәният йортында. Беруңайдан авыл китапханәсе эше белән танышып чыктык. Ахырдан район Иҗтимагый советы күчмә утырышының йомгаклау өлеше булды. Шулай итеп, район Иҗтимагый советы әгъзалары Сөрде, Шура, Шурабаш, Яңа Кенәр авылларында булып, дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылганын, халыкның ничек яшәгәнен күреп, сөйләшеп, өйрәнеп кайттылар. Сөйләр сүз күп. Яңа Кенәр башлыгы Әгъзам Гайфуллин: “Авылларда дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылганын – барысын да күрсәтеп бетереп булмады”, – дип, нәрсәләр эшләнгәнен һәм эшләячәкләре турында сөйләде. Алар турында да язарбыз әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев