Бай тарихлы борынгы Курса авылында булдык
Бер-берсенә терәлеп диярлек торучы Югары, Урта һәм Түбән Курса авыллары Арча шәһәреннән 18 чакрым ераклыкта урнашкан.
Авыллар буйлап сәяхәтебезне дәвам итеп, җырлы авылларга клип төшерү максатынннан, Курсага юл тоттык. Авыл җирлеге белгечләре биргән мәгълүматлар буенча, Алан, Корайван, Сарай-Чокырча һәм Курса авылларын берләштерүче бу җирлектә 1010 кеше яши. Ир-атлар саны 511 булса, хатын-кызларныкы 499ны тәшкил итә.
Югары, Урта һәм Түбән Курса авылларының үзәге булып Урта Курса авылы санала. Биредә урта мәктәп, балалар бакчасы, авыл җирлеге, мәдәният йорты, почта, авыл хуҗалыгы идарәсе урнашкан.
Тарих
Курса – Казан артының борынгы һәм зур авылларының берсе. Бу төбәктә элек-электән тырыш, һәр нәрсәне ныклап уйлап, җиренә җиткереп башкара торган халык яши. Бөтен республика буенча колхоз-совхозлар таралып беткәндә дә курсалар колхозларын саклап калалар. Хуҗалыкның саклануы җирлектәге авылларның елдан-ел төзекләнүенә, ныгуына китерә.
Курса авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. Аның турындагы мәгълүматлар 1602–1603 елларны эченә алган Казан өязе теркәү кенәгәсендә очрый.
Авыл хәзерге урыныннан 2 чакрым ераклыкта “Йорт чишмәсе” дигән кечкенә елга буена утырган була. Анда барысы җиде кеше килеп урнаша. Вакыт узу белән ниндидер сәбәпләр аркасында әлеге кешеләрнең дүртесе хәзерге Түбән Курса, өчесе Югары Курса урынына күченә. Югары Курса авылының урыны шактый биек таудан, калын урманлыктан, тау асты сазлыктан тора. Бирегә беренче килеп утыручылар, тау башындагы агачларны кисеп, йортлар төзиләр. Аларның төп шөгыльләре иген игү, хайван асрау, аучылык һәм юкә сату була. Соңгысы бигрәк тә киң тарала. Зур итеп куптарып алган кәсне алар “курс” дип йөртә торган булалар. Әлеге кәсеп белән тирә-якка танылганлыктан, авылга да Курса исеме бирелә.
Бай тарихлы әлеге борынгы авыл Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә үк искә алына. Ул чорда ук Курса мәдрәсәсе тирә-якка киң танылган уку йорты булган. Аның исеме күренекле мәгърифәтче, фәнни хезмәтләр авторы, якташыбыз Габденнасыйр Курсави белән бәйле.
Сокланырлык чынбарлык
Урта Курса авылына килеп керүгә, матур булып балкып, зур мәчет каршы ала. “Мөхәммәдвафа” мәчете ишекләрен 2014 елның май аенда ачкан һәм бүген дә якын тирә авылларга нур таратып тора. Бу изге гамәлне башкаручы – шушы авылда туып-үскән эшмәкәр Вәдүт Вафин.
Элеккеге мәдрәсә белән янәшәдә урнашкан Югары Курса авылындагы “Илдус” мәчете дә бирегә килүчеләрне сокландыра. Ерактан ук күренеп торучы бу Аллаһ йортын, әтисенең якты истәлегенә багышлап, шушы авыл егете Илһам Хисамиев төзетә. Мәчеткә әтисенең исемен бирә.
Өч Курсаның балаларын берләштерүче белем учагы – 11 еллык урта мәктәп тә яхшы күрсәткечләр, горурланырлык нәтиҗәләр белән эшли. Ике катлы мәктәп бинасында барлык уңайлыклар булдырылган. Берничә гасырлык тарихны туплаган музей белән танышып, авылның, аның халкының үткәнен белергә мөмкин. “Курса авылы – тарихи авыл. Бу музейда Г. Курсавига, Курса мулласы Ураз Гильдеевка, аларның кияве Мөхәммәт Галигә кагылышлы документлар, истәлекләр тупланмасы әйбәт булыр иде. Бу музейны оештыручыларга, моны саклаучыларга зур рәхмәт!” – дип музейның бәяләмә дәфтәренә 1994 елда Мөхәммәт Мәһдиев тә язып калдырган.
Авыл җирлеге, почта һәм мәдәният йорты бер бинада урнашкан. 1976 елгы әлеге бина берничә ел элек төзекләндерелә. Аның зур өлешен гөрләп эшләп торучы мәдәният йорты тәшкил итә. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен берничә түгәрәк эшли. Үзешчән артистлар белән һәрдаим төрле чаралар, концертлар, бәйрәмнәр оештырылып тора.
Авыл хуҗалыгы өлкәсенә килсәк, “Курса МТСы” ширкәте районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булып тора. Алар һәр эшне беренче булып башларга һәм алдынгылар рәтендә тәмамларга омтыла.
Тагын бер куандырган күрсәткеч – яшьләрнең авылда калуы. Шушы авылда төпләнеп, үз нигезләрен булдырып яшәүче яшь гаиләләр аз түгел. Алар өчен хәтта яңа “Яшьләр урамы” да булдырылган.
Үрнәк кешеләр
Авыл халкының кайсын гына алсаң да, хезмәте һәм көнкүреше белән сокланырлык. Әнә шундый тырыш, үҗәт, замана белән бергә атлаучы халкы булганга Курса авылы бүген гөрләп яши.
Авылга килүгә безне мәдәният йорты җитәкчесе Равия Гатауллина каршы алды. Курса буйлап йөртеп, авыл турында сөйләде ул. Аның сөйләмендә туган авылына булган мәхәббәте, соклануы һәм горурлануы бөркелеп торды. “Шушы җирлектә тудым, шунда үстем, шушыннан беркая да китә алмадым. Туган ягымны бик яратам. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, имтиханнар тапшырып кергән югары уку йортын да ташлап кайттым. Сәбәбе – шәһәрдә яши алмау. Тулай торакта өч көн яшәгәннән соң, авылымны, туган йортымны сагынуга чыдый алмыйча кайттым да киттем”, – дип искә ала ул яшьлек елларын. Яши-яши бу адымына бераз үкенсә дә, еллар узгач мәдәният өлкәсе буенча читтән торып кына белем ала һәм менә инде 10 ел Курса авылы мәдәният йортында хезмәт куя Равия ханым. 12 балалы гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килгән кызчык бүген туган авылында яши. Калган туганнары шәһәргә китеп төпләнгән. Равия Гатауллина тормыш иптәше Ренат белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә аларны куандырып торучы ике оныклары бар. Равия ханым үзен бик бәхетле дип саный. “Минем өчен төп үрнәк күрсәтүчеләр – әти-әнием. Шөкер, алар бүген дә исән-саулар, янәшәмдә. Әнием җитмеш яшькә кадәр чишмәдән су ташыды, бүген дә тик утыруны белми. Мәдәният йортында булган чараларда катнашам дип тора. Биергә бик ярата. Күзләр генә тимәсен”, – дип уртаклашты ул.
Шушы җирлектә яшәүче тагын бер хөрмәтле шәхес – Фәния Гайнуллина. 1940 елда туып, педагогик белем алучы Фәния ханым гомере буе укытучы булып эшли. Тарих, рус теле фәннәрен укыта, Курса мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары хезмәтен башкара. Эшләгән елларын бик сагынып искә ала ул, хәзер лаеклы ялда. Булган белемнәрен бүген оныклары белән бүлешә. “Укулар хәзер авырайды. Программалар башка, без эшләгән чордагы кебек түгел. Балаларга да укытучыларга да бик тырышырга кирәк. Тик белемнәрне үзләштерер өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бар тырышлыкны укуга, белем-тәрбия алуга багышларга кирәк”, – дип төпле киңәшләрен бирде тәҗрибәле мөгалимә.
Курсаның үрнәк итеп куярлык кешеләре, горурланып сөйләрлек хезмәтләре, сокланырлык гаиләләре турында бер язмага гына сыйдырып бетереп булмый. Авылның һәр йорты үзе бер тарих. Бу тарих елдан-ел тулылансын, шатлыклы вакыйгаларга бай булсын дигән теләктә калабыз.
Курса авылы җырын башкаручы, җыр сүзләренең авторы Радик Гарифуллин. “Сабантуйларда авылларга багышланган җырлар яңгырый. Нишләп әле безнең Курсаның җыры юк дип уйладым да, утырып шигырь яздым. Аннан аңа көй языдырып, аранжировкасын ясаттым”, - дип җыр туу тарихын сөйләде ул. Курса авылының җыры һәм үз клибы булырга тиеш дип саный Радик Гарифуллин. Иҗат итү - Радик әфәнденең хоббие. Язылган шигырьләрен китап итеп бастырып чыгарырга хыяллана.
Сагындым Курсаларны
Кайтсаң Арча якларына,
Күренә Курса таулары.
Гөрләтеп яши бирәдер
Курсаның уңганнары.
Кушымта
Кайтам әле авылыма,
Сагынып Курсаларны.
Тузан туздырган юллардан
Узган балачагымны.
Югарысы һәм Уртасы,
Бар аның Түбәне дә.
Курсалар нигез корганнар,
Бер татар төбәгендә.
Челтерәп аккан чишмәләр,
Елга-күлләренә бай.
Бу Курсада хезмәт иткән
Курсави дигән агай.
Мишәңгере һәм Кесмәсе,
Мул ага суларыбыз.
Шул елгаларда коенып,
Узган балачагыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев