erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Тарихның бер һәйкәле - 104 яшьлек тегермән

Башкалар игътибар итмәгән әйберләр яныннан тыныч кына үтеп китә алмый торган гадәтем бар. Шулай тәрбияләнгәнмендер инде.

Безнең әти дә бозау арканлаган җирдән кемдер кирәк түгел, дип ташлаган тимер-томырларны алып менеп “җиһаз“ булып торыр, дип элеп куяр иде.  Ә ул әйберләрнең еллар үтү белән кадере арта гына бара. Музейлардагы экспонатлар да ата-бабаларыбызның яшәешен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә торган кадерле ядкәрләр бит.

Бервакыт Яңа Кишет урамыннан узганда ташландык коега күз төште. Коелар бар әле алар, ә монысы – тәгәрмәчле кое! Безнең авылда чылбырлы коелар иде. Су якынрак булган урыннарда сиртмәле коеларны бүген дә күрергә була әле. Кое баганасына аркылы беркетеп, алгы башына чиләк, койрыгына авыр нәрсә тагылган су алу җайланмасы, юан колга куелган. Тәгәрмәчле коедан да су алу бик җайлы булган, зур тәгәрмәчне әйләндерүгә сулы чиләк коедан менеп тә җитә.

Яңа Кишет халкына рәхмәт, әлеге коены үзара салым акчасына матурлап төзекләндереп куйдылар.
Мәмсә авылында да шундый “үги“ кое бар иде. Авыл җирлеге башлыгы  Рәдис Хәбибуллин үзара салым акчасына әлеге коены төзекләндереп куйдык, дип шалтыратты.  Күп чыгым да кирәкми инде, авылның  бөтенлеген, тарихын саклый ул кое һәм чишмәләр.

Симетбаш авылында тагын да зуррак тарихи ядкәр – 104 яшьлек тегермән бар! Моннан ике ел элек бу турыда язган идем инде. Укымаганнар, онытканнар өчен кыскача гына искә төшереп үтәм.

... Әлеге тегермәндә ярты гасырга якын эшләгән, тегермәннең үзеннән 7 яшькә генә яшьрәк Таһир абый белән туганнар кебек без хәзер. Беренче күрешкәндә үк уртак телне тиз тапкан идек. Тегермән тарихын да кызыклы итеп сөйләгән иде. Аның Мифтах бабасы да, әтисе Гәрәй дә тегермәнче булганнар. “Мифтах бабай байда эшләгән, бай аның кадерен белгән, яхшы эшләгәне өчен ат бүләк итә торган булган“.
Колхоз оешкач Сибгать дигән байның тегермәнен алалар. Таһир абыйның әтисе Гәрәй шул тегермәндә эшли. Тора-бара тегермән туза. Колхоз рәисе Гәрәй абыйны чакырып ала да. “Әтнә районының Күлле Киме авылына барып тегермәнне карап кайт, нинди хәлдә булуын кара, бәясен килеш“, – ди.

Таһир абый Күлле Кимегә бара, җил тегермәнен 1 мең сумга килешеп кайта: “Аны алырга 30 ат җигеп бардык, бер якка 50 километр. Икешәр тапкыр барырга туры килде“.

Әтисе Гәрәй Бөек Ватан сугышына киткәндә тегермән ачкычын башка кешегә биреп калдыра. Ләкин  тегермәнне юньләп эшләтә алмыйлар. Гәрәй абый 1947 елда гына кайта, тегермәнне яңадан көйләп җибәрә. Лаеклы ялга киткәнче шунда эшли. Аны улы Таһир алыштыра һәм ярты гасырга якын авылга игелекле хезмәт күрсәтә.

Ике ел элек без авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллин һәм Таһир абый белән самавыр миләшләре арасында күмелеп калган тегермәнне эченә дә үтеп керә алдык һәм бар әйбернең үз урынында булуын күреп гаҗәпләндек. Үзе бер музей! Теләсәң, бүген эшләтеп җибәр! Бары тик электр моторын гына салдырып алганнар...

Фаяз Әхмәдуллинга рәхмәт, бездән соң тарихи ядкәрне куак-мазарлардан чистарттырып куйган иде. “Ашытбаш“ ширкәте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин тегермәнне төзекләндерергә материаллар бирергә вәгъдә итте. Беренче эш итеп түбәсен алыштырырга, койма белән әйләндереп алырга кирәк иде. Кызганыч, әлегә кадәр болар эшләнмәде. Кемнәрдер ишеген каерып кергәнен белгәч кәеф китте.
Моннан ике ел элек мин: “Янәшәдә генә трактор, танк һәйкәлләре басып тора, киләчәктә алар янында тегермән дә шулай горур басып торыр әле. Кайсы авылда тагын мондый байлык бар?“ – дип язган идем.

Безнең районда да туристик маршрутка кертерлек байлыклар күп. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай белән бәйле Яңа Кырлай белән Симетбаш авыллары арасы нибары 3-4 километр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев