Ташкичү ханымнары МХОдагы якташлар янына барып кайтты
Үзләре әйтүенчә, Ташкичүдән Гөлфия Мәгъсумова белән Тәнзилә Вәлиева турында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та белә.
Курку белмәс ханымнар дүртенче тапкыр махсус хәрби операция зонасына барып, гуманитар ярдәмне егетләрнең кулларына тапшырып кайтты.
– Бүген тагын юлга чыгабыз. Курск якларына, – диде безгә Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.
– Курыкмыйсызмы? – дигән сорауга елмаеп кына куйды.
Тәнзилә Вәлиева белән шул ук мәдәният йорты директоры Гөлфия Мәгъсумованың бу адымнарына төрле кеше төрлечә карый. Ул якларга йөрү хатын-кыз эше түгел, диючеләр дә бар. Әмма аларның гамәлләре белән сокланучылар күбрәк. Һәр кеше үз фикерен әйтергә хаклы, әмма ничек кенә булмасын, Тәнзилә белән Гөлфия башкаларның көченнән килмәгәнне тормышка ашыручы кыю ханымнар. Шулай булмаса, алар инде дүртенче тапкыр ерак һәм куркыныч сәфәргә чыгып китмәсләр иде.
– Егетләр безне үз әниләрен, апаларын көткән кебек каршы ала, – ди Тәнзилә. – Ничек бармыйсың инде? Аларның сөенечле йөзләрен күрү безнең өчен үзенчә рәхәт.
Бу баруларында юлларны урап, биш мең чакрым ара уза алар. Һәрвакыттагыча, Гөлфия гармунын да үзеннән калдырмый. Чит җирләрдә татар моңнары яңгырау якташларыбызга туган як сәламе булып барып ирешә. Алар Татарстан егетләре хезмәт иткән частьларга йөри. Егетләр сораган бар нәрсәне алып барырга тырышалар. Маскировка өчен челтәрләр, азык-төлек, шәмнәр, җылы киемнәргә өйдә пешкән пироглар, кабартма, чәкчәкләр өстәлә. Алар турында хәзер районда барысы да белә. Чит авыллардан да гуманитар ярдәм җыеп китерәләр. Берсенә дә каршы килмиләр, алып килгән бар нәрсәләрен урынга илтеп тапшыралар. Игелекле якташларына егетләрнең рәхмәтләрен алып кайталар.
– Безнең кайчан барасыбызны авыл халкы белеп тора. Чөнки без авылдашлар белән бергә җыелып, маскировка өчен сеткалар үрәбез, шәмнәр ясыйбыз. Китәр көн җиткәч, мич ризыклары пешерә башлыйлар. Бакчада үскән яшелчәләрдән ярмалы салатлар ясадылар. Аларны алдык. Тиз әзерләнә торган боткалар җыйдык. Санитар частьларга медицина кирәк-яраклары алдык, – диделәр.
Егетләрнең нинди шартларда яшәгәнен дә алар үз күзләре белән күреп кайта. Хәзер көз, алда салкын кыш. Яшәү урыннарын җылытмыйча булмый. Өстәвенә бер урыннан икенчесенә күчеп йөриләр. Һәрвакыт бар нәрсәне яңабаштан корырга туры килә.
– Азык-төлек, җылы киемнәр, оекбашлар, шәмнәр, төзелеш материаллары, хәтта пычкысы, кадагы, башкасы кирәк. Волонтерлар нәрсә юнәлтә ала, егетләргә шуны алып барырга тырыша, – ди Тәнзилә белән Гөлфия. – Бу юлы 500дән артык шәм алып бардык. Шәм ясау өчен парафин алырга акчаны халык җыйды. 22 меңлек 200 килограмм парафин алдык. 43 мең сум акча икенче баруга калды. Халык биргән акчаның һәр тиенен егетләр өчен тотабыз. Хәтта юлда үз акчабызны кулланабыз, егетләр өлешенә кермибез. Юл буе дога укып йөрибез. Догалы юл җиңеллек китерә.
Ерак юллар үтеп, исән-имин кайтып җитте Гөлфия белән Тәнзилә. Ярдәм күрсәткән бөтен кешегә дә алар егетләрнең рәхмәтләрен җиткерә. “Башка бармыйсыздыр инде?” – дигән сорауга алар декабрьдә тагын шул якларга җыенулары турында әйтте. Гөлфия Мәгъсумова белән Тәнзилә Вәлиева күңелләрен игелек эшләүгә биргән инде. Алар хәзер бер урында тыныч кына ята алмый. Безгә бары тик аларны аңлап, исән-имин юллар теләргә генә кала. Чөнки бөтен кешенең дә андый адымга йөрәге җитми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев