Ташкичүдән Гөлфия Мәгъсумова һәм Тәнзилә Вәлиева махсус хәрби операция барган зонада ун көн булып кайттылар
Гөлфия Мәгъсумова: “Алгы сызыкка кадәр барып җиттек. Без булган ”кыр” госпиталенә турыдан дүрт километр гына калган иде”
Ташкичүдән Гөлфия Мәгъсумова һәм Тәнзилә Вәлиева махсус хәрби операция барган зонада ун көн тордылар.
“Кайткач очрашырбыз”, – дип озатып калдык. Исән-сау гына йөреп кайтсыннар, дип теләп тордык. “Бик озакка китте әле бу”, – дип шалтыраткан идем, кайту юлында булулары ачыкланды. “Без Чүпрәле районына кердек”, – дип хәбәр салды Тәнзилә ханым. Һәм икенче көнне үк алар редакциягә дә килде. Бик озак аралашып утырдык. Дулкынланалар, сөйләгәндә күз яшьләрен дә сөртеп алалар. Мин дә кушылам. Яу кырындагы егетләребез турында сүз барганда ничек тыныч утырып булсын.
– Ничек тәвәккәлләп барырга булдыгыз? Якын-тирәгә генә түгел, алгы сызыкка кадәр үк бит, – дип сорадым.
Гөлфия Мәгъсумова һәм Тәнзилә Вәлиева турында язган бар иде инде. Нәкъ менә алар егетләрнең исән-сау булуларын теләп әллә ничә тапкыр Коръән чыкты, авыл өлкәннәре белән җыелып шуны багышлады, гуманитар ярдәм җыюны оештырды, мобилизацияләнеп киткән якташларының гаиләләре белән элемтәдә торды. Ахыр чиктә шушы кыю адымга барды.
– Гуманитар ярдәм җыябыз бит инде. Арчага да, Яңа Кенәргә дә илттек. Казанда “Ценим жизнь” дигән волонтерлар оешмасы бар. Шунда да алып барып тапшырдык. Кайтканда башка: “Бу әйберләр барып җитәме икән? Үзебез барсак ничек булыр?” – дигән уй килде. Халык ярдәмне безгә ышанып тапшыра һәм без аның өчен җаваплы бит. Фикеребезне әлеге оешманың җитәкчесе Илнар Зиннәтуллинга җиткердек. Ул башта аптырап калды, аннан каршына утыртты да безгә бик озак текәлеп карап торды: “Сез чыннан да барырга телисезме? Курыкмыйсызмы?” – дип сорады. Карарыбызның нык булуын белгәч: “Уйларбыз, хәбәр бирербез, көтегез”, – диде. Хәбәр озак көттермәде. Безне чакырып алып укыттылар, өйрәттеләр (мәсәлән, аптечкада кайда нәрсә булырга тиеш, тиз арада табып алу өчен үзең тутырасың, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, ул чакта үзеңне ничек тотарга һәм башкалар), безнең размерга туры китереп бронежилет тектеләр, каскалар алдылар. Ә без авылда хәйрия концерты үткәрдек. Акчасына эчке киемнәр, оекбашлар һәм башка әйберләр алдык. Гуманитар ярдәм җыюда якын-тирә авыллардан хезмәттәшләребез дә кушылды, халык ярдәм итте. Махсус хәрби операция барган зонада хезмәт иткән егетләребезнең гаиләләрендә дә булдык. Һәм юлга кузгалдык. Барлыгы җиде кеше идек. Илнар Зиннәтуллин да безнең белән. Без җиңел машинада бардык, тагын бер йөк төягән зур арба тагып бронялы машина барды. Ике көн ярым юлда булдык. Бик ышанычлы кешеләр белән булганда куркыныч түгел икән. Намаз укыганга да сүз әйтмәделәр. Догаларыбыз безне исән-сау алып барып җиткереп, йөртеп, алып кайтты да инде. Нәрсә сорыйбыз, шул кабул килде. Чиктә дә тоткарланмадык. Шунда бер егет кырыйга чакырып алды да: “Сез Татарстаннанмы? Татарлармы әллә? Исән-сау йөреп кайтыгыз”, – диде. Һәр очраган үзебезнең як кешеләре безнең килүне шатланып кабул итте.
– Үзебезнең як егетләрен күрә алдыгызмы соң?
– Юк шул. Яшел Үзән, Әлмәт, Чүпрәле, Биектау егетләре белән очраштык. Без госпитальгә бардык. Светлодар шәһәренә. Фронт кырыендагы беренче госпиталь ул. Турыдан фронтка берничә километр гына кала. Әмма сазлыклар булу сәбәпле, әйләнеп йөриләр. 15 километрга җыела икән. Көндез туктап торырга ярамый. Дрон хәзер күреп ала. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән бер тапкыр да басуда туктарга туры килмәде. Исән-имин барып җиттек. Шәһәрдә ут та юк, су да, җылылык та. Кап-караңгы. Бөтен җирне каплап бетергәннәр. Төнлә бу урында тормыш юк та кебек. Госпитальнең баш табибы Казан кешесе булып чыкты. Ачык чырай белән каршы алдылар. Үзләренә дә юк ризыклар белән өстәл әзерләгәннәр иде. Гуманитар ярдәм белән генә яшибез, диләр. Соңгысын кешегә бирергә өйрәнгәннәр. Яралыларга беренче ярдәм күрсәтәләр. Маңгайларындагы фонарьлар белән генә эшлиләр. Монда ике генә көн тоталар, аннары башка шәһәрләрдәге госпитальләргә озаталар икән. Яралы әсир Украина солдатларына да ярдәм күрсәтәләр. “Без – табиблар”, – диләр. Әллә ничә урында операция ясала. Волонтерлар туктаусыз эшли. “Сез безгә булышырга килдегезме әллә?” – диләр. Яралыларга алып килгән эчке киемнәрне, оекбашлар өләштек. Өй ризыклары белән сыйладык. Яңа Кенәрдән Рафия Рашатовна ярма биреп җибәргән иде. Ботка пешереп ашаттык.
– Сез кайда тордыгыз?
– Госпитальне солдатлар саклый. Безгә дә ике сакчы бирделәр. Башта яхшылап тикшергәннән соң бер фатирга керттеләр. Йөз метр ераклыкта гына. Шулай да төнлә генә алып бардылар. Анда безне саклап кына йөрттеләр. Ун көн буе киенеп йок-ладык, юына да, өсне дә алыштыра да алмадык. Өстә бронежилет, башта каска. Салырга ярамый. Үз башыңнан кичкәч, солдатларның хәлен күз алдына китерү авыр түгел. Юынырга түгел, дару эчәргә дә су юк. Намазны да тәямүм алып кына укыдык. Сазлык бөтен җирдә. Аннан без санитар частька юл алдык. Алгы сызыкка тагын да эчкәрәк үттек. 6-7 километр гына калды. Пулеметчыларның яннарыннан ук үтеп киттек. Бер генә юл. Ике якка “аждаһа тешләре” куеп чыкканнар. Басуларда танк-лар, БТРлар тезелгән. Яннарына туктап булмый. Бер урында туктадык та, машиналар, квадрацикл-лар белән безнең янга килделәр. Барысы да моннан киткән машиналар. Аннан һөҗүм башланды, диделәр. Бер өзлексез снарядлар шартлый. Туктаусыз ракета җибәрәләр. Әмма без туктап калмадык, юлыбызны дәвам иттек. Санитар часть, дигәнебез бер авылда урнашкан. Кечерәк кенә иске йорт. Җиңелчә яраланучыларга беренче ярдәм күрсәтәләр. Безнең киләсен әйткән булганнар, күрәсең. Көтеп торганнар. Кечерәк кенә сәхнә дә ясаганнар. Үзебез белән гармун алып барган идек. Кирәге чыкса, дип. Кирәге чыкты. “Арча” җырын кат-кат җырладык. “...Язмыш адәм балаларын йөртә әллә кайларда”. Безгә кушылып җырладылар да, еладылар да.
– Сез шул госпитальдә генә булдыгызмы?
– Юк, без аннан Луганскига киттек. Артемовскида, Макеевкада, Лисичанскида, Донецкида булдык. Луганскида бер көн тордык. Су, ут бар. Шартлаган тавышлар ишетелми дә. Донецкида ракета җибәреп алалар. Анда җир асты юлына да төштек. Татарча сөйләшеп барабыз. Бер солдат узып китте дә, кире борылды. “Сез татар апаларымы әллә?” – дип кочаклап алды. Биектау егете булып чыкты. “Исән-сау гына кайтып җитә күрегез”, – диде саубуллашканда. Яшел Үзән районы егетләре белән дә аралаштык. Якташларын очратканга бик сөенделәр.
– Андагы халык сезне ничек кабул итте?
– Луганскида бер авылда арбаны калдырып тордык. Шунда сөйләшеп алдык. “Әле ярый керделәр. Без бик рәхмәтле русларга. Нацистлар безгә көн күрсәтмәде. Менә хәзер пенсия бирә башладылар. Яктылык күрдек. Рәхәт яши башладык”, – диде бер хатын һәм килгән өчен рәхмәт йөзеннән ике чиләк әстерхан чикләвеге алып чыгып бирде. Ә Илнар Зиннәтуллин аккордеон бүләк итте. “Бер солдат сораган иде. Ул һәлак булган. Сезгә тапшырам”, – диде. Ул үзе Херсон ягына юнәлде, ә без кайтырга чыктык.
– Бер сорау бирим әле. Куркыттымы?
– Безгә видео төшерергә ярамый, диделәр. Бер урында видео төшереп тора идем, солдатлар белән БТР үтеп китте. Видео төшергәнне күреп килделәр, дип курыктым. Ник бардык, дигән уй башка да килмәде. Кирәк, дисәләр, тагын барабыз. Беләсезме, бер нәрсәгә инанып кайттык. Дога кирәк! Зом аша укучылар бар икән. “Шуның белән исән калдык”, – диючеләр дә күп. Снаряд төшә, шартламый. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән ул. Киткәнче Коръән чыгып бетерә идем инде. Светлодар шәһәрендә фатирда юрган астына кереп укып бетереп, карават астына качып (чөнки ут яндырырга ярамый) багышладым, – диде Гөлфия Мәгъсумова. – Беркайда чират тормадык, машина җитди ватылмады, җиңелчә генә ватылганда да туктамый торган урында түгел, шәһәр эчендә. Уч төбендә генә йөртте безне Аллаһы Тәгалә. Мәчетләрдә җәмәгать намазларында сәҗдәгә китеп бөтен җир шарына тынычлык сорарга, шөкер итеп тәүбә намазы укырга кирәк. Рәхәттә яшибез. Кешенең калебе каралды. Аллаһы Тәгалә безгә шундый сынау җибәргән, хәзер дә нишләрләр икән, дип сыный.
– Гуманитар ярдәм алып бардык, дидегез. Хәзерге вакытта анда нәрсәләр кирәк?
– Эчке, җылы киемнәр, урын-җир – одеял, мендәр, простынялар һәм башкалар. Тотылганнар да ярый. Чиста гына булсын. Анда көндез кояш чыкса да, төннәр бик салкын, – диде Тәнзилә Вәлиева. – Бу әйберләрне Казанда, Московская урамы, 15 йортта кабул итәләр. Егетләребезгә безнең ярдәм кирәк. Мылтык тотып атакага бара алмыйбыз, аларга менә шулай булса да булышыйк. Егетләребезгә җылы булса, безнең дә күңелләребез җылыныр. Аларның халәтләрен үзебездә тоеп кайттык. Без ун көн торсак, аларның әле кайтулары билгесез. Тизрәк тынычлык урнашсын да, исән-сау күрешүләр насыйп булсын иде. Һәр көн, һәр минут догада булыйк, тынычлык телик, көчтән килгәнчә ярдәмебездән ташламыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев