Тәслимә газон чапкыч откан
Район газетасы килмәсә, өй буш кебек була
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үткәргән бәйгедә җиңүчеләр арасында Иске Кишеттән Тәслимә Шиһабиева да бар.
Бүген ул үзенә атап редакциягә җибәрелгән “Сөембикә” журналларын алып китте.
– “ТАТМЕДИА”да вакытта яныбызга ике хатын-кыз килде. Үзләрен “Сөембикә” журналыннан дип таныштырдылар. Бүләк итеп икенче яртыеллыкка журналга да яздырдылар. “Почта аша җибәрә алмыйбыз. Район газетасына юллыйбыз, шуннан алырсыз инде”, – диделәр. “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин шалтыратып әйтте дә, алырга килдем, – диде Тәслимә ханым.
Редакциянең фотозонасы янында фоторәсемгә дә төшердек үзен, аралашып та алдык. Кайвакыт менә шундый көтмәгәндә очрашулар күңелле сөйләшүләр белән дәвам итә. Бу юлы да шулай булды. Тәслимә ханым белән бик тиз уртак тел таптык.
1968 елда шушы авылда туган ул. Гаиләдә дүрт бала, өч кыз, бер малай балачакта ул ятим калган. Әтиләре вафат булганда Тәслимә әле яшь ярымлык бала гына булган. Иң олысына ун яшь. Әнисе шулай 37 яшендә тол калып, балаларын берүзе үстергән.
– Әниебез бик эшчән, тырыш кеше иде, – диде Тәслимә Шиһабиева. – Дүрт бала да авылда калдык. Әнигә булышу иде теләгебез. Өч кыз исән-сау, абый гына биш ел элек вафат булды. Гөлфәрия апа сигезенче сыйныфтан соң ук фермага эшкә килде. Гомер буе шунда эшләде. Хәзер лаеклы ялда. Илһамия апа да сыер сауды. Мин үзем сигезенче сыйныфтан соң Олы Мәңгәрдә укыдым. 1986 елда тәмамладым мәктәпне. Комсомол юлламасы белән авылда калу, комсомол-яшьләр фермалары төзү чоры иде ул. Колхоз рәисе Госман абый, безне авылда калдыру нияте белән, Арчага слетларга да алып барды. Иптәш кызым Рәмзия белән фермага килдек шул. Ул чакта абыем ферма мөдире иде. Башта бозау карадым, аннан сыер саудым. Ул заман өчен күп акчалар алдык. Тырышып йорт салып чыктык. Районда алдынгылар рәтендә бардым, фоторәсемнәрем район газетасы битләрендә басылды.
1989 елда, Кишет белән Кышкар бүлешкәч, фермада эшләгәндә үк коммунист булган Тәслимәне авыл советына сәркатип итеп куялар. “Син ул эшкә барасың”, – диләр аңа. Бер елдан 22 яшьлек кыз тракторчы егет Азатка кияүгә чыга. 24 яшендә ике баласы була инде аларның.
– Кайнанам юк иде минем. Кайнатамның әнисе исән иде. Ул авырды. Бала карарга кеше булмады. Мин Иске Кишет клубына техник хезмәткәр булып урнаштым. 1995 елдан бирле шунда эшлим, – диде Тәслимә ханым. – Дөрес, шул ук вакытта ирем белән бергә таналар да карадык. Ирем тракторчы да, комбайнчы да иде. Ул да булышты. Балалар үсеп җитте. Рәсимә кызым Акчишмәгә кияүгә чыкты. Ике баласы бар. Арчада яши. Ире махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Улым Алмаз әле үз янымда, өйләнмәгән. Кайнатам исән, 83 яшендә. Ирем генә бер ел элек вафат булды.
Тәслимә Шиһабиевага быел 55 яшь тулган. Пенсиягә әле биш ел бар, исән-сау эшләп торырга гына язсын, ди. Клубта эшләүчеләрнең барысы да талантлы була, ахры. Техник хезмәткәр булса да, клуб мөдире белән кулга-кул тотынып эшлибез, ди бит. Кичәләрдә, чараларда катнаша, матур җырлый икән Тәслимә ханым.
– Минем әнинең тавышы бик моңлы иде. Безгә аннан күчкәндер ул сәләт. Апаларым да җырлый. Гөлфәрия апа белән Арча сәхнәсендә дә чыгыш ясадык. “Балкыш” фестивалендә, “Халык җәүһәрләре”ндә катнаштык, – диде ул. – Ә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үткәргән бәйгегә килгәндә, “ни булса, шул булыр, катнашып карыйк әле”, – дип кенә җибәргән идек кызым белән квитанцияләрне, газон чапкыч җиңдегез, дип шалтыратып әйттеләр. Аңарчы андый зур әйберләр бер дә откан юк иде. Бүләк алырга улым белән бергә бардык. Кайчан күрер идем әле мин “ТАТМЕДИА”ны.
Элегрәк бик күп газета-журнал алдырган ул. Хәзер сирәгәйгән. Әмма укуын туктатмаган. Клуб янында гына китапханә, шунда кереп укыйм, ди.
– Ә менә “Арча хәбәрләре” район газетасын алдырам. Бик күп еллардан бирле. Ул килмәсә, өй буш кебек була, – ди Тәслимә Шиһабиева. – Аннан татар телендәге балалар журналларына яздырам. Оныкларым Арчада яши, туган телләрен онытмасыннар өчен тырышам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев