erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ТАССР оешуга 100 ел!

Халкыбызның тарихи, мәдәни, сәяси һәм икътисадый традицияләре гасырлар дәвамында Арча җирлегендә үскән һәм ныгыган

Татарстан Республикасының Арча районы борынгы болгар бабаларыбыз көн иткән бай тарихлы,  татар халкының сөйләм һәм әдәби телен, мәгърифәтен һәм мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертүче төбәк.

Арча төбәгендә туып-үскән, укырга-язарга өйрәнеп, беренче тормыш тәҗрибәсе туплап киткән якташларыбыз илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә Арча данын тараталар, матур эшләре белән танылалар.

Арча ягы мәгариф, мәдәният, сәнгать һәм фән әһелләренә искиткеч бай. Арчабыздан 60лап мәгърифәтче, 70тән артык профессионал, 50дән артык һәвәскәр язучы, 100гә якын фән докторлары, 150ләп фән кандидатлары, 100дән артык сәнгать әһелләре һәм башка өлкәләрдәге йөзләрчә күренекле шәхесләр чыккан. Без аларны республикабызның 100 еллык олуг юбилее уңаеннан тагын бер тапкыр ихтирам һәм горурлык хисләре белән искә алабыз.

Алар турындагы язмалар газетабызда ел дәвамында дөнья күрәчәк.

Республика партия, дәүләт, хуҗалык җитәкче органнарында эшләгән һәм эшләүче якташларыбыз: Габделхак Зарипов, Урта Пошалымнан, ВЛКСМ өлкә комитетының беренче секретаре. Вәли Исхаков, Түбән Мәтәскә, ТАССР социаль-тәэминат халык комиссары, сәүдә халык комиссары. Нургали Сафин, Мәмсә авылы, Кызыл Юл, Балтач, Алабуга, Әгерҗе КПСС райкомнарының беренче секретаре. Шамил Сираҗиев, Иске Кенәр, КПССның Балтач райкомы беренче секретаре, Үзбәк Закиров, Апаз, КПССның Саба райкомы беренче секретаре. Һидият Әхмәдуллин, Яңа Кенәр, КПССның Кама Тамагы, Тәтеш райкомнары беренче секретаре. Нәзыйх Вәлиев, Казанбаш, КПССның Кызыл Йолдыз, Әлки, Әтнә райкомнарының беренче секретаре. Альберт Камалиев, Арча, КПССның Казан шәһәре Советы райкомы беренче секретаре, Совет райкомы башлыгы. Харис Зәйнуллин, Яңа Кенәр, КПССның Арча райкомы беренче секретаре. Марат Әхмәтов, Хәсәншәех, КПССның Балтач райкомы беренче секретаре, Балтач район хакимияте башлыгы, ТР Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, хәзерге вакытта ТР Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбасары. Фатыйх Сибгатуллин, Апаз, КПССның Мамадыш райкомы беренче секретаре, ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы, РФ Дәүләт Думасы депутаты һ.б.

Хәзерге вакытта ТРның фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов, юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин – безнең якташларыбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов җиде ел безнең районда эшләп китте.

Безнең район дүрт Советлар Союзы Герое, алты Социалистик Хезмәт Герое биргән. Ә заманында ТАССРның үз Хезмәт Геройлары да булган. Безнең районнан алар дүртәү. Шуларның икесе – Галиәсгар Камал һәм театр актрисасы Зөләйха Богданова турында яхшы беләбез, дип әйтә алабыз. Галиәсгар Камал  (Галиәсгар   Галиәкбәр улы Камалетдинов) Арча районының Сикертән авылында туган. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Иске Масрада уздыра. Шунда мәктәпкә дә йөри башлый. Аннан Казанга алып китәләр. Булачак татар әдәбияты классигы, атаклы халык драматургы, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Г.Камалга 1923 елда ТАССРның Хезмәт Герое дигән исем бирелә.

Зөләйха Богданова безнең районның Әрнәш авылында туа. Ул – драма артисткасы, режиссер. 1924–1946 елларда Буа татар театрында эшли, аны  оештыра, җитәкчелек итә, артисты һәм режиссеры була. 1926 елда аңа ТАССРның Хезмәт Герое исеме бирелә.

Ә менә ТАССРның Хезмәт Герое исемен алган “Авангард” колхозы рәисе Бикмөхәммәтов Шәяхмәт Бикмөхәммәт улы һәм Курса мәктәбе укытучысы  Бәдегыев Әхмәт Габделбәдегый улы турында мәгълүматлар юк диярлек. Бәлки газета укучыларыбыз арасында әлеге кешеләрне белүчеләр бардыр? Туганнары, якыннары, оныклары хәбәр бирсә бик шат булыр идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X