Татар гимназиясе булып ачылган Арчаның 5нче гиназиясендә татарча сөйләшәләрме?
Район Иҗтимагый советының күчмә утырышларында халыкның ничек яшәгәнен, аларга нинди шартлар тудырылганын, дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылганын һ.б. мәсьәләләрне, урыннарга барып карап, танышып, соңыннан җыелышып сөйләшеп, нәтиҗә чыгарыла.
Бу юлы район Иҗтимагый советы рәисе Надия Мифтахетдинова җитәкчелегендә ныклап төзекләндерелгән Арчаның 5нче гимназиясендә, үзәк китаханәдә, яңа сафка баскан Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгендә, көнбатыш мәчете янындагы “Чишмә”дә булдык.
Иң элек 2024 елда ныклап төзекләндерелгән Арчаның 5нче гимназиясен карап чыктык. Безне тәрбия эшләре буенча гимназия директоры урынбасары Илфира Вәлиева, информацияләштерү буенча директор урынбасары Ирек Исмәгыйлев каршы алды. Бина ныклап төзекләндерелгәннән соң биредә хәзер җылы булуына шаһит булдык.
Арчаның 5нче гимназиясе 1997 елда ачылды. Татар статусына ия гимназия бу. Иҗтимагый совет әгъзалары бу юнәлештә – татар телен саклау, үстерү буенча нинди эш алып барылуы белән кызыксындылар.
Ныклап төзекләндерү вакытында бик күп эшләнгән, ничә сумлык эш башкарылды, дип тә сорадык һәм 105 млн сумлык эш башкарылды, дигән җавап ишеттек. “Гимназиягә яңа җиһазлар да кайтачак, – дип сөйләде Ирек Исмәгыйлев. – 21 млн сумлык җиһазга заказ бирелде”.
Бинаның тышкы дивары да өр-яңадан тышланган. Ике арага җылылык өчен махсус плитәләр куелган, шуңа да бина җылынган. Җылылык батареялары алмашынган. “Коры стена һәм үзебезнең мрамор идән генә калды. Башкасы өр-яңадан эшләнде”, – диде Ирек Исмәгыйлев.
“Гимназиядә 2024 елның февраленнән, аннан ремонт килеп керде, балалар Арчаның Г.Курсави исемендәге лицеенда укыдылар, – дип сөйләде Илфира Вәлиева. – Лицейда бик җылы кабул иттеләр. Шуның кадәр зур коллективны кабул иткәннәре өчен аларга зур рәхмәт. Алар үзләре бер генә сменага ияләнгән. Без ике сменада укыдык. Бер-беребезне аңлап, аралашып укыдык һәм укыттык”.
Тәрбия эшләре буенча 5нче гимназия директоры урынбасары Илфира Вәлиева: “Татар телендә исәнләшәбез, сыйныф сәгатьләре, линейкалар һәм башка чаралар татар телендә үткәрелә, дәресләр вакытында да күпчелек аралашу татар телендә. Гимназиядә 775 бала укый. Төрле милләт балалары да бар. Укучылар үзара дус, коллектив тату, көчле”.
Гимназиядә 55 укытучы укыта. Ике филиалы бар – Зур Бирәзә (21 бала) Һәм Урта Бирәзә (4 бала) мәктәпләре. 32 видеокамера эшли. Сак оештырылган. Хәзер гимназиядә музыкаль кыңгыраулар чыңлый.
“Татар мохитен без үзебез тудырабыз, – диделәр биредә. – Милли рухтагы стендлар ясыйбыз. Музей почмагы барлыкка киләчәк. Элеккеге парта, совет чоры мәктәп киемнәре һ.б. куелачак анда. Идеясе бар, эшләнә. Татар язучылары, татар композиторлары стендлары булачак. Милли уен кораллары буенча түгәрәкләр эшли, хор бар. Музыка укытучысы Ленар Ринатович вокаль ансабль белән республикада 2нче урынны алды. Безнең укучыбыз, журналист Алия Сабирова ТНВда тапшырулар алып бара. Җырчы Илзирә Сираҗиева шулай ук безнең укучыбыз”.
Язар, сөйләр сүз күп, Арчаның 5нче гимназиясенә уңышлар теләп, Арчаның көнбатыш мәчете янындагы “Чишмә”гә тукталдык. Анда шифалы сулар эчеп, Равил хәзрәт Ибраһимов белән танышып, сөйләшеп, Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгенә юл тоттык. Район мөхтәсибе урынбасары Надир хәзрәт Гатауллин үзәк белән таныштырды. Аннан район эчке эшләр бүлегенең яңа бинасын, аның музеен карадык. Хезмәт ветераны Һашим Гарәпшин музей турында сөйләде. Без бу турыда яздык инде, кабатлап тормыйм.
Күчмә утырыш узган ел ныклап төзекләндерелгән үзәк китапханәдә тәмамланды. Ә китапханәнең ничек үзгәргәнен, нәрсәләр эшләнгәнен күрәсегез килсә, китапханәгә йөрергә, китап укырга, биредә оештырылган очрашуларга килергә кирәк. Тормыш бер урында тормый. Эшләнгәннәрнең барысы да халык өчен. Уңайрак, файдалырак, матуррак булсын өчен эшләнә. Без моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев