erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татар кызы, татар егете - 2025

Халидә Фәйзрахманова яза.

("Татар кызы, татар егете -- 2025" районкүләм бәйге турында)

 Арчаның бишенче  гимназиясендә көчле көрәш булып узды.
Бу көрәш гүзәл туташлар, асыл егетләр арасында барды. Шуңа күрә дә хисләнеп туймаслык, искиткеч матур бәйрәм төсен алды. 
Телебезгә югалу куркынычы янаган чорда мондый бәйге уздыру бик урынлы, һәм бик вакытлы дип саныйм. Беренче чиратта оештыручыларга олы рәхмәтемне җиткерәм. 
Бәйгедә катнашучылар өчен чыннан да һәрьяктан талантлы икәнлекләрен күрсәтә алырдай биремнәр сайланган иде. Җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады. Рус мәктәпләреннән дә чиксез зәвыклы, белемле, сәләтле егетләр һәм кызларның катнашуы күңелдә өстәмә сөенеч тудырды. Һәм менә нәкъ Иске Чүриле мәктәбе укучылары "Татар кызы, татар егете — 2025" исемен яуладылар да инде. Ә алтынчы номерлы мәктәп укучылары (ФОТОДА) Гран-при ияләре - алтынчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары Гарифуллина Рәфинә,   Шакирҗанов Әмирхан.
Укытучылары: Хөснетдинова Алсу Мөхәммәтдин кызы Шәймуллина Миләүшә Мидхәт кызы.

5нче гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы Мортазин Сәмир, 10 нчы сыйныф укучысы Гыйбадуллина Ильзирә 2нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Аларны әзерләүдә күп көч куйган укытучыларга, тәрбия биргән әти-әниләренә зур рәхмәт.
Халидә Фәйзрахманова, жюри әгъзасы, ветеран укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре