Татар уллары кайда гына ятып калмаган
Сугышта ике улын югалту ачысын кичергән ана алдында баш иябез...
Наласадан Фәния Сираҗиева шалтыратты.
“Район газетасында язмышлары ачыкланган сугышта хәбәрсез югалганнарның исемлеге чыкты, – дип сөйләде ул. – Исемлектә безнең әтинең (Шәрифулла) әтисе Әһлиулла Сабитов та бар. Әмма аның исеме дөрес язылмаган: Ахмедулла дип язганнар. Наласа авылында башка Сабитов фамилияле кеше юк. Безнең бабай инде ул. Бөтен мәгълүматлары туры килә. Хатыны Тайфә исемле. Әби хәбәрсез югалган ирен бик көткән... Бабай башта Суслонгерда булган. Әби авылдаш апалар белән Суслонгерга җәяүләп барган. Бабайның фотосы да бар”.
Фәния ватсап аша кечкенә генә текст белән бабасы Әһлиулла Сабитовның фотосын да җибәргән. Рәсем астына болай дип язган: “Суслонгердан бабайны иптәшләре белән сугышка алып чыгып китәләр. Озак та үтми хәбәрсез югалды, дигән язуы килә. Сугыш юлын өйрәнүчеләр бабайның кайда үлгәнен тапканнар. Бабайның Нурулла исемле энесе дә сугышта үлгән. Ул Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән. Сугышта алган яралардан госпитальдә үлгән”.
Редакциягә Фәниянең энесе Фәрит Әһлиуллин да килеп китте. Бабасы Әһлиуллага охшаган. “Нишләп сезнең ике төрле фамилия: сез Әһлиуллин, ә бабагыз Сабитов?” – дип сорыйм. “Әти, әтинең исеме җирдә ятмасын дип, фамилиясен Әһлиуллин дип куйдырды. Шуңа без Әһлиуллин фамилиясе белән йөрибез”, – дип сөйләде Фәрит.
Газетабызның 4 март санында “Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгән һәм соңрак язмышлары ачыкланган якташларыбыз исемлеге” басылды. Шул исемлектә мондый хәбәр бар: Сабитов Ахмедулла Гарифович, 1902 елда Наласа авылында туган, сугышка Арча хәрби комиссариатыннан алынган, 1942 елның мартында Орлов өлкәсендә үлгән. Наласада яшәүче оныклары Фәния белән Фәрит: “Исеме генә дөрес язылмаган, барлык мәгълүматлары да безнең бабайныкы”, – диделәр.
Тарихка күз салсак, Әһлиулла һәлак булган Орлов өлкәсе ике елга якын фашистлар камалышында була. 1941 елның сентябреннән башлана ул. Шушы чор эчендә күп авыллар җир өстеннән юк ителә: алар яндырыла, мәктәпләр, хастаханәләр тар-мар ителә. 80 меңнән артык кеше – картлар, хатын-кызлар, балалар – вәхшиләрчә үтерелә, 200 меңгә якын кеше коллыкка озатыла. Меңнәрчә совет солдаты һәлак була. Шундый хәлиткеч сугышларда татар улы – Наласадан Әһлиулла Сабитовның да гомере өзелә.
– Алар өч бертуган булган, – дип сөйли Фәрит. – Әһлиулла, энесе Нурулла, сеңлесе Разыя. Әтиләре Гарифулла. Әһлиулла бабайның хатыны Тайфә әби бер бала (безнең әти Шәрифулла) белән калган. Кызы булган, ул яшьтән үлгән. Тайфә әби гомере буе хәбәрсез югалган ирен – Әһлиулланы көткән. Ә ул инде 1942 елның мартында ук һәлак булган... Безнең нәселне Сабитныкылар, дип йөрткәннәр. Кушаматлары – “Котырганнар”. Сабит бабай бик дәү һәм көчле кеше булган. Тиле көчләр белән аюны да җиңгән кеше ул!
– Әһлиулла бабайның энесе Нурулла абый 1944 елны Калининградта үлгән, – дип сөйли Фәния ханым. – Хатыны Галия, кызы Наилә мәрхүмнәр инде. Казанда яшәделәр. Икесе дә “Спартак” фабрикасында эшләделәр. Оныгы Казанда яши. Әһлиулла бабай белән Нурулла абыйның сеңлесе Разыя апа Бирәзәбашта яшәде. Ире Гаян җизни сугыштан бер аяксыз кайткан кеше. Икесе дә мәрхүмнәр. Кызлары Казанда яши. Җәен туган авылы Бирәзәбашка кайтып тора.
Нурулла һәлак булган Калининград (ул вакытта Кенигсберг) сугышы турында озак сөйләп була. Совет гаскәрләре тарафыннан Кенигсбергны (1946 елдан Калининград) алу ул Бөек Ватан сугышы тәмамлану алдыннан тарихка кереп калган иң фаҗигале битләрнең берсе, ди тарихчылар.
Нурулла 1945 елның 28 мартында сугышта алган яралардан госпитальдә үлгән. Җирләнгән урыны билгеле. Калининград өлкәсе Зеленоград районы Муромское авылында совет гаскәрләренең туганнар каберлегенә җирләнгән. Фамилиясе Гарипов дип язылган. Фамилиясе әтисенең исеменнән (Гарифулла) алынган. Ә менә абыйсы Әһлиулла Сабитовның җирләнгән урынын әлегә белә алмадык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев