Татарстан аша Африка корпусына хезмәткә чакыру
Пилотсыз очу аппаратлары операторлары һәм медицина белгечләре аеруча кирәк.
Татарстанда Россия Федерациясе чикләреннән читтә бурычлар үтәүче Африка корпусын комплектлау өчен кандидатлар җыю дәвам итә. Хәзерге вакытта аеруча пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) операторлары һәм медицина хезмәткәрләре кирәк. Моннан тыш, башка хәрби белгечлекләр буенча да кандидатлар кабул ителә.
Медицина белгечләренә ихтыяҗ зур
Африка корпусының медицина хезмәтенә төрле профильдәге белгечләр чакырыла. Алар арасында шәфкать туташлары, шулай ук офтальмолог, реаниматолог һәм башка табиблар бар. Контракт буенча хезмәткә ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар да кабул ителә.
Кандидатлар өчен төп таләпләр: урта махсус яки югары медицина белеме, кимендә бер ел гамәлдә булган белгеч аккредитациясе. Шулай ук кандидатларның алты айдан да ким булмаган вакытка Россиядән читтә хезмәт командировкасына барырга әзер булуы кирәк. Яшь чикләве – 45 яшькә кадәр.
БПЛА операторлары да кирәк
Пилотсыз очу аппаратлары хезмәтенә кандидатлар, нигездә, 40 яшькә кадәр кабул ителә. Аерым очракларда, әгәр тиешле тәҗрибә булса, 45 яшькә кадәрге кандидатлар да карала.
Төп таләпләр арасында – компьютер белән ышанычлы эшләү. Пилотсыз системаларны куллану тәҗрибәсе, электрон җиһазларны ремонтлау, композит материаллар белән эшләү яки 3D-модельләштерү өлкәсендә белем булу өстенлек булып санала.
Гомуми таләпләр
Кандидатларның Россия Федерациясе гражданнары һәм сәламәт булулары шарт. Наркотиклар һәм алкоголь белән бәйле проблемалар, ВИЧ/СПИД һәм гепатитлар, авыр җинаятьләр буенча суд хөкеме булмау да мәҗбүри булып тора. Шулай ук чит илгә чыгу рөхсәте кирәк.
Яшь чикләве – 45 яшькә кадәр, ә командир составы өчен – 55 яшькә кадәр (яхшы физик форма булганда искәрмәләр мөмкин).
Акчалата тәэмин итү
Контракт төзегән очракта, бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сум тәшкил итә. Чит илдә хезмәт иткәндә айлык акчалата тәэмин итү 240 меңнән 310 мең сумга кадәр җитә.
Моннан тыш, Африка корпусы 45 яшькә кадәрге хатын-кызларны пешекче һәм эш башкаручы (делопроизводитель) вазифаларына да карарга әзер. Моның өчен тиешле белем булу таләп ителә.
Кайда мөрәҗәгать итәргә?
Африка корпусына Татарстан аша керергә теләүчеләр Казан шәһәрендәге сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итә ала.
Белешмә өчен телефоннар: +7 (962) 558-37-81, +7 (962) 558-27-89.
Адрес: Казан шәһәре, Себер тракты, 20.
Өстәмә мәгълүматны korpusafrika.ru сайты аша алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев