erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан егете Дагыстан Республикасының вице-премьеры булды

Март башыннан бирле Инсаф Хәйруллин Төньяк Кавказ республикасы Хөкүмәте башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкарган иде.

Татарстанда туып-үскән Инсаф Хәйруллин Дагыстанның вице-премьеры итеп билгеләнде. Бу турыда карарны Төньяк Кавказ республикасы җитәкчесе Владимир Васильев имзалаган.

«Төбәк җитәкчесе карары белән Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары итеп Хәйруллин Инсаф Рәшит улы билгеләнде», — диелә республика башлыгы матбугат хезмәтенең Instagram аккаунтында.

Төзелеш өлкәсенә кураторлык иткән Инсаф Хәйруллинның 3 мартта ук Дагыстан вице-премьеры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгәнен «Татар-информ» хәбәр иткән иде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Инсаф Хәйруллин 1970 елда Казанда туа. Казан дәүләт университетын һәм Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый, икътисад фәннәре докторы. 2005-2007 елларда Татарстан икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары, 2007-2010 елларда Татарстан икътисад министры урынбасары була. 2010-2014 елларда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары булып эшли. 2018 елдан ООО «Декса-Казан» генераль директоры була.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X