Татарстан Икътисад министрлыгы эшмәкәрләр өчен ярдәм чаралары буенча белешмә чыгарды
Татарстан эшмәкәрләре Covid-19 таралу шартларында кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итәргә тиешле федераль һәм республика чаралары исемлеге белән таныша алачак. Аларга уңайлы булсын өчен Татарстан Икътисад министрлыгы бөтен актуаль мәгълүмат тупланган белешмә чыгарды.
Документта чаралар алучылар, ярдәм алу механизмнары, барлык норматив һәм хокукый актларга, карарларга сылтамалар бар. Документ даими рәвештә актуальләштерелә һәм тулыландырыла.
Документның тулы версиясен сылтама буенча алырга мөмкин.
Шулай ук министрлык 8 (843) 524-90-90 номеры буенча кайнар линия оештырды. Анда теләсә кайсы эшмәкәр бизнеска ярдәм итү чаралары буенча мәгълүмат алырга мөмкин.
Татар -информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев