Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә мәдәният хезмәткәрләрен һәм росгвардиячеләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хезмәт кешесенә ихтирам.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә мәдәният хезмәткәрләрен һәм росгвардиячеләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия мәдәният хезмәткәрләре көне киләсе атнада, 25 мартта билгеләп үтеләчәк. Татарстанда әлеге тармакта 24 меңгә якын белгеч исәпләнә.
Быел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы, Россия халыклары бердәмлеге елы, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел һәм татар театрының 120 еллыгы.
«Һәм иң мөһиме – Казанга ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелү мөһим вакыйга булды, бу халыкара хезмәттәшлеккә һәм республиканың мәдәни мирасын тануга яңа мөмкинлекләр ача», - дип искәртте Р.Миңнеханов.
ТР Рәисе мәдәният хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. «Республика шәһәрләре, районнарына төп үтенеч - тармакта эшләүче кешеләрне хөрмәтләү», - дип өстәде ул.
Моннан тыш, 27 мартта Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре көне билгеләп үтеләчәк. «Иминлек – төп мәсьәләләрнең берсе. Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе гадәттәгечә илдә иң яхшыларның берсе дип таныла. Милли гвардия хезмәткәрләре махсус хәрби операция барышында куелган бурычларны лаеклы үти. Без хәрбиләребезнең батырлыгына, яңа төбәкләрдә тыныч тормышны җайга салырга ярдәм итүче гвардиячеләрнең кыюлыгына һәм ныклыгына тиешле бәя бирәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
« Сезнең һәркайсыгыз куелган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәвен дәвам итәчәгенә ышанам», – дип басым ясады ТР Рәисе.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnixanov-pozdravil-s-predstoyashhimi-profprazdnikami-rosgvardeicev-i-rabotnikov-kultury-5920983
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев