erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында балаларның җәйге ялы турында сөйләшү булды

1 июньнән җәйге каникуллар башлана!

 Татарстанда 17 яшькә кадәр балалар барлык халыкның 21 процентын тәшкил итә, - дип сөйләде ТРның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева. - 17 яшькә кадәрлеләр 852 мең кеше. Шуның 160 меңе күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Ә күп балалы гаиләләр 50 меңнән артып китә. Соңгы елларда күп балалы гаиләләр ике тапкырга арткан. Һәм күп балалар апалы, абыйлы яки сеңелле, энеле гаиләләрдә тәрбияләнү бәхетенә ия". Шулай ук Ләйлә Фазлыева 2024 елда гаиләләргә ярдәм итү өчен 35,3 млрд.сум бүлеп биреләчәге турында әйтте. Балаларның җәйге ялы турында җитди сөйләшенде. Балаларның җәйге лагерьларына түләүле һәм бушлай юлламалар оештырыла. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына, күп балалы гаиләләрнең, аз керемле гаиләләрнең балаларына ял лагерьларына юлламалар бирү буенча өстенлек каралган. Брифингта 1 июньдә балаларны яклау көнендә нинди чаралар үткәреләсе турында да сөйләшенде. Татарстанның барлык районнарында да "Беренчеләр фестивале" оештырылачак. Бу турыда Бөтенроссия "Беренчеләр фестивале" төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләймәнов хәбәр итте. " Ул территорияләрдә, лагерьларда, парк, скверларда үткәреләчәк. Иң беренче гаилә чаралары планлаштырыла: турнирлар, эстафета, мастер-класслар, квестлар һ.б.", - дип сөйләде Тимур Сөләйманов".

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

.

  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре