erid:2VtzquqpS7d
Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм кар көртләре турында кисәтте
Арча яңалыклары

Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм кар көртләре турында кисәтте

Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин.

(Казан, «Татар-информ», Надежда Захарова). Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. 8 декабрьдә төнлә һәм көндез көчле җил, бозлы яңгыр һәм буран вакытында күз күреме начарлануы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, шулай ук республикада бозлавык, юлларда кар көртләре барлыкка килә. Җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы -7..-12 градус, ә урыны белән -13..-18 градус булуы көтелә. Иртән -2..-7 градуска кадәр җылытачак, көндез һава температурасы -4..+1 градуска кадәр күтәреләчәк.

 https://tatar-inform.tatar/news/ecology/07-12-2021/tatarstan-sinoptiklary-k-chle-il-buran-m-kar-k-rtl-re-turynda-kis-tte-5844682


Нет комментариев