erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда +31 градуска кадәр җылытачак
Арча яңалыклары

Татарстанда +31 градуска кадәр җылытачак

Татарстанга салкын көннәрдән соң янә эссе көннәр киләчәк

Татарстанга салкын көннәрдән соң янә эссе көннәр киләчәк. Бүген көндезге сәгатьләрдә Татарстан көнбатышында һава 21-26 градуска кадәр җылыначак, ә көнчыгышта — +31 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән, нигездә, регионның көнчыгышында һәм көньягында, тәүлекнең якты вакытында кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар көтелә.

Җил көн дәвамында төньяк-көнчыгыштан һәм төньяк-көнбатышка таба юнәлешне алмаштырачак. Урыны белән ул секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

 https://tatar-inform.tatar/news/ecology/24-05-2021/tatarstanda-31-graduska-kad-r-ylytachak-5824304

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев