erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда 6 градус салкын һәм җепшек кар көтелә
Арча яңалыклары

Татарстанда 6 градус салкын һәм җепшек кар көтелә

Бүген Татарстанда томан һәм уртача тизлектәге җил көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә -3 градустан +2 градуска кадәр, урыны белән -6 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава +7..+12 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Шимбә көнне, 30 апрельдә, яңгыр һәм хәтта җепшек кар явуы ихтимал. Температура төнлә +4 градустан нульгә кадәр, көндез +10дан +15 градуска кадәр булачак.

Якшәмбе, 1 майда, төнлә +2дән -3 градуска кадәр, көндез +7дән +12 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.

Чыганак https://vatantat.ru/2022/04/80713/ 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев