Татарстанда 6 яшьлек баланы үтергәннәр
Бала ДЦП белән авырган булган.
Әлеге коточкыч хәл Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге йортларның бер фатирында булган.
"Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Васильево бистәсендә ДЦП белән авырган 6 яшьлек кыз баланы үтергәннәр. Баланың башында берничә җәрәхәт була. Баштан баланы саксызлык белән үтергәннәр дигән версия була, әмма соңрак аны үтерүдә гаепле ир-атны тоткарлаулары билгеле була. 38 яшьлек әлеге ир кыз баланың 42 яшьлек әнисенең өйдәше була. Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаятьне кылганда ир-ат исерек хәлдә булган. Тикшерү эшләре бара
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-dtsp-beln-avyruchy-6-yashlek-kyz-balany-tergnnr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев