erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татарстанда «Аек йөртүче» профилактик чарасы башланды

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре гражданнарны битараф булмаска чакыра.

30 июльдән 12 августка кадәр Татарстанда «Аек йөртүче» профилактик чарасы үткәрелә. Бу чорда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре республика юлларында машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерәчәк.

Чараның төп максаты – исерек хәлдә транспорт белән идарә итү очракларын кисәтү, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау.

Дәүләт автоинспекциясе искәрткәнчә, исерек килеш руль артына утыру яки медицина тикшерүен узудан баш тарту өчен 45 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Мондый хокук бозу кабатланган очракта җинаять җаваплылыгы карала. Закон нигезендә гаепле кешегә 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнергә мөмкин. Моннан тыш, суд карары буенча транспорт чарасы да конфискацияләнергә мөмкин.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре гражданнарны битараф булмаска чакыра. Исерек хәлдә руль артына утырырга җыенучы яки транспорт белән идарә итүче кешене күрсәгез, бу хакта полициягә хәбәр итү юлларда кеше гомерләрен саклап калырга ярдәм итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре