erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты нигезендә 600 гектарда урман торгызылды

Ел башыннан алып 20 апрельгә кадәр Татарстанда урманнарны торгызу эшләре 611 гектар мәйданда башкарылган.

«Шул исәптән урман культуралары 592,4 гектар мәйданда утыртылды, 18,6 гектарда урман үрчетү бара», – диделәр ведомствода.

«Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча 2020 елда барлыгы 4784 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкару планлаштырыла. 2019 елда барлыгы 2514 гектар мәйданда эшләр башкарылган, бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан урман хуҗалыгы белгечләре башка эшләр дә белән дә мәшгуль. 480,7 гектарда чокыр-балка урман утыртмалары эшләнгән, өстәмә урман культуралары 465 гектарда утыртылган, ә урман питомникларында 1,35 гектар мәйданда орлык чәчелгән.

  • «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының төп максаты - 2024 елга урманнарны чистарту, файдалану һәм яңадан торгызу балансын 100 процентка тәэмин итү. Эшләр «Экология» илкүләм проекты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә.
  • Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X