Татарстанда гриппка каршы вакцинацияләү тулысынча түләүсез булачак
Татарстанга гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе килде. Ул тиешле планнан алып караганда, 15% прививка ясауга җитә.
Вакцинаның күп өлеше сентябрьдә киләчәк, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.
Ведомство вәкиле 10 хезмәткәрдән күбрәк кеше эшли торган предприятие җитәкчеләрен вакцинация ясау өчен поликлиникалардан медицина бригадаларын чакыруны сорады.
«Гриппка каршы вакцинация хезмәт коллективлары өчен, гомумән, республика халкы өчен бушлай булачак», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев