Татарстанда яшәүче яшь әниләргә бер тапкыр түләү күләмен икеләтә арттырырга уйлыйлар
Бу уңайдан әзерләнгән карар проекты коррупциягә каршы тикшерү уза.
Документтан күренгәнчә, республикада ике категориядәге хатын-кызларга түләүне арттырырга планлаштыралар. Моңа кадәр авыл җирлегендә кимендә 3 ел яшәгән 25 яшькә кадәрге яшь ханымнар беренче баласы туганда 50 мең сум күләмендә акча алса, киләчәктә бу сумма 100 мең сумны тәшкил итәчәк. Ә яше 29 дан артмаган хатын-кызларга өченче һәм шуннан соңгы баласы дөньяга килгәндә 100 мең сум урынына 200 мең сум түләячәкләр.
Әлеге чаралар авыл җирендә балаларның күбрәк тууына этәргеч бирү, яшь гаиләләргә ярдәм итүне күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев