Татарстанда исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләр аркасында 17 кеше үлгән
Кызганыч...
Татарстанда 2026 елның биш аенда исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрнең гаебе белән 17 кеше һәлак булган. Бу хакта «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр итә.
Юл хәрәкәте иминлеге идарәсе искәрткәнчә, законда исерек килеш машина йөрткән өчен җәза каралган: 45 мең сумга кадәр штраф һәм 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү. Янәдән хокук бозган очракта 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Моннан тыш, исерек хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган һәм кешенең сәламәтлегенә зыян китергән өчен 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә сәбәпче булган очракта машина йөртүче 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Бу елның биш аенда Татарстанда булган иң зур фаҗигаләрнең берсе Саба районында булды. Ул 2 гыйнварда Лесхоз бистәсе янында килеп чыкты. Алкоголь һәм наркотиклар кулланган BMW йөртүчесе трассада каршы як полосага чыгып, LADA XRAY автомобиле белән бәрелеште. Бәрелешкәннән соң «Лада» юл читендәге чокырга чыгып очты.
«Лада» йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булды, 2015 елгы бала уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алды. Юл һәлакәте килеп чыгуда гаепле кешегә карата җинаять эше ачылды.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-iserek-xalda-rul-artyna-utyrgan-masina-iortucelar-arkasynda-17-kese-ulgan-5925256'
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев