Аның сүзләренә караганда, ел башыннан республикада балалар катнашында 40 юл һәлакәте теркәлгән. Бу аварияләрдә бер бала һәлак булган, ә 45 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Аеруча балалар-пассажирлар белән бәйле хәлләр зур борчылу уята. Балалар-пассажирлар катнашында 22 юл һәлакәте булган. Аларда 1 бала һәлак булган, 27 бала җәрәхәтләнгән.
Мондый юл һәлакәтләренең яртысыннан күбрәге машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Төп сәбәпләр – каршы як полосага чыгу, кызу тизлек һәм дистанцияне дөрес сайламау.
Шул ук вакытта, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны 6 очракка кимрәк, җәрәхәтләнүчеләр 2 кешегә азрак, ә һәлак булучылар бер балага ким булган.
Гомумән алганда, быел Татарстан юлларында вәзгыять катлаулана. 16 мартка булган мәгълүматлар буенча, республикада 463 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 57 кеше һәлак булган, 581 кеше җәрәхәтләнгән.
Игътибарга лаек факт: аварияләр саны һәм җәрәхәтләнүчеләр кимүгә карамастан, һәлак булучылар саны арткан. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 19 кешегә күбрәк.
Юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре элеккечә кала: тизлек режимын арттыру, каршы як полосага чыгу, җәяүлеләрне бәрдерү.
- Арча районында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре булмады. Машина салонында балаларны тотып торучы махсус җайланма кулланмаган 32, җәяүлеләргә юл бирмәгән 71 очрак теркәлде, - дип хәбәр иттеләр Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсендә.
- Тиздән язгы каникуллар башлана. Бу чорда әти-әниләргә аеруча игьтибарлы булырга кирәк, - диде Рөстәм Гарипов. - Хәер, бу чорда гына түгел, алар һәрвакыт уяулыкны югалтмаска тиеш.
Юл иминлеге сагында торучылар юлларда игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Балалар иминлеге – һәркемнең уртак җаваплылыгы.
Нет комментариев