Татарстанда кайсы көллият, техникумнар аттестатсыз да кабул итәчәк? 9 сыйныфтан соң.
Бу кызыклы.
Татарстанда IX сыйныфтан соң аттестатсыз да кабул итәчәк көллият-техникумнар билгеле
Яңа федераль закон буенча, IX сыйныфтан соң Төп дәүләт имтиханын тапшыра алмаган укучыларга да махсус урта һөнәри уку йортларында белем алу мөмкинлеге тудырылачак. Республикада аттестатсыз кабул итәчәк 23 көллият-техникум билгеләнгән.
Укучыларны аттестатсыз да эшче һөнәрләрне үзләштерергә кабул итәчәк көллиятләр түбәндәгеләр:
Арча агросәнәгать көллияте, Әлмәт Һөнәри көллияте, Баулы аграр көллияте, Алабуга политехник көллияте, Казан автотранспорт техникумы, Казан авиация-техник көллияте, Казан нефть химиясе көллияте, Казан сәүдә-икътисад техникумы, кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте, Кукмара аграр көллияте һәм башкалар.

«Теге яки бу сәбәп буенча имтихан тапшыра алмаган һәм белешмә генә алган укучылар да эшче һөнәрләр буенча көллиятләрдә дәүләт хисабына бушлай укый алачак», – диде Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan9ncy-syinyftan-son-attestatsyz-da-kabul-itacak-kolliyat-texnikumnar-bilgele-5918519
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев