Татарстанда кискен суытачак
Явым-төшем көтелми
Декабрь башы Татарстанда җылы булачак, әмма аннары республикада шактый кискен салкыннар көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фаразлардан күренә. «Татар-информ» язуынча, иртәгә, 3 декабрьдә, төбәктә аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар, көндез җепшек кар явуы ихтимал. Аерым районнарда буран булырга мөмкин, юлларда бозлавык саклана. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 3-8 градустан түбәнрәк, көндезге сәгатьләрдә +2дән -1 градуска кадәр була. Республиканың төньяк-көнбатышында җылырак булачак. Шимбә көнне, 4 декабрьдә, бераз кар һәм җепшек кар көтелә. Һава температурасы -2дән +1 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Шул ук вакытта Татарстан «чираттагы циклон йогынтысында булачак». Атмосфера фронтлары үзләре белән җепшек кар алып киләчәк, яңгыр явачак, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип искәртә синоптиклар. Якшәмбе көнне, 5 декабрьдә, циклон көнчыгышка таба китәчәк. Төнлә, нигездә, кар булырга мөмкин. Төбәк буенча урыны белән буран көтелә. Көндез атмосфера басымы күтәреләчәк һәм явым-төшемнәр тукталачак. Һава температурасы тәүлек дәвамында 0-5 градус тирәсендә була. Шул ук вакытта, метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 6 декабрьдә, Татарстан төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында булачак. Димәк, явым-төшем көтелми. Температура 4-9, ә кайдадыр 13 градуска кадәр салкынайтачак. 7 декабрьдә төнлә явым-төшем булу ихтималы бик аз, ә сишәмбе көндез яңадан кар явачак. Һава температурасы төнлә -13тән -18 градуска кадәр, көндез -4тән -9 градуска кадәр фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев