Татарстанда өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын бетерделәр
Соңгы берничә атна эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Иртәгәдән, 24 августтан, Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарыла. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Соңгы берничә атна эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел, 0,5 процент дәрәҗәсендә. Республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында эпидемиология вазгыяте буенча 82нче урында тора.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан коронавирус белән тотрыклы хәл булган төбәкләр арасында. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/23-08-2020/tatarstanda-lk-nn-r-chen-z-ze-ne-izolyatsiyal-rezhimyn-beterdel-r-5765537
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев