erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татарстанда М12 “Восток” трассасы буйлап зур проект әзерләнә

Программа әлегә антикоррупцион экспертиза уза.

Проект кысаларында трасса тирәсендә кемпинглар, ял зоналары, сәүдә павильоннары һәм модульле санитар пунктлар төзү күздә тотыла. Шулай ук туристлар өчен навигация күрсәткечләре, визит-үзәкләр һәм төбәк сувенирлары сату нокталары барлыкка киләчәк.

Бизнеска субсидияләр товар сатып алуга түгел, ә сәүдә инфраструктурасын булдыру чыгымнарын каплауга юнәлтеләчәк.

Инфраструктура составына туклану пунктлары, прокат модульләре, душ, кер юу зоналары, ана һәм бала бүлмәләре, хәтта телемедицина нокталары да керәчәк. Моннан тыш, спорт һәм балалар мәйданчыклары, модульле мунчалар урнаштыру планлаштырыла.

Программада мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шартлар булдыруга аерым игътибар бирелә: пандуслар, күтәргечләр һәм махсус адаптация каралган.

Инициатива юл буйлап сервисны үстерү, сәяхәтне уңайлырак итү һәм “Туризм һәм кунакчыллык”  милли проекты максатларына туры килә.
Бу хакта "Апас-информ"  “Татар-информ”га таянып хәбәр итә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре