erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда сөт җитештерү күләмен арттыру Арча әйдәп баручы районнар арасында

Татарстанда сөт җитештерү күләмен арттыру буенча дүрт район әйдәп бара

Татарстанда сөт җитештерү күләмен арттыру буенча Минзәлә, Кукмара, Балтач һәм Арча районнары әйдәп бара. Вице-премьер – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика Хөкүмәтендә узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Докладчы сүзләренчә, Татарстанда тугыз айда сөт җитештерү буенча гомуми үсеш 78 мең тонна тәшкил иткән, аның 68 мең тоннадан артыгы нәкъ менә шушы дүрт районга туры килә. Республикада барлыгы 1 миллион 331 мең тонна сөт савып алынган, бу узган елгы күрсәткечкә карата 106 процент тәшкил итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моңа, беренче чиратта, яңа терлекчелек комплексларын файдалануга тапшыру һәм таналар сатып алу, шулай ук терлекләрнең баш санын арттыру хисабына ирешелде, дип ачыклык кертте Җәббаров.

Ел башыннан алып Татарстанда 7120 башка исәпләнгән тугыз сөтчелек комплексы сафка бастырылган. 26,5 мең сыерга исәпләнгән 35 инвестиция проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, алар 2025-2026 елларда файдалануга тапшырылачак. Шуның хисабына өстәмә рәвештә 100 мең тонна сөт җитештерү ниятләнә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча