Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Үзегезне саклагыз
Татарстанда 4-9 гыйнвар көннәрендә аномаль салкын һава торышы, тәүлеклек уртача -18..-25 градус салкын көтелә. Ул нормадан 9-17 градуска түбәнрәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 4 гыйнварда, төнлә һәм көндез һава температурасы -18..-23 градус, Татарстанның көнчыгышында -11..-16 градус тәшкил итәчәк. Җомга һәм шимбә көннәрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -23..-28 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән -34кә кадәр көтелә.
Яллардан соң дә әле салкыннар китәргә ашыкмый. Алдан фаразлаулар буенча урыны белән -30 градуска җитәчәк.
Аномаль салкыннар нәтиҗәсендә бу көннәрдә шторм кисәтүе игълан ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев