erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда «ТАССРның йөз еллыгы»на багышланган дискотекалар уздыру тыелды

Татарстанда «ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү» хөрмәтенә «Зимушка-зима» күргәзмәсе, дискотекалар, гриппны профилактикалау буенча мәгълүмати әңгәмәләр, «Татьянаны искә алу» («Именины Татьяны») ял кичәләре һәм «Терроризм — курку территориясе» тематик әңгәмәләре уздыруны тыйдылар. Бу хакта Хөкүмәт Йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмәдә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Гадел Садриев хәбәр итте.

«Чараларның тискәре мисаллары да булды. Аларны хисапларга кертмәсеннәр иде, мәсәлән, „ТАССРның 100 еллыгы“ уңаеннан күңелле уеннар һәм шуулар, гриппны профилактикалау буенча мәгълүмати әңгәмәләр, „Зимушка-зима“ яңа ел әкияте күргәзмәсе, „Татьянаны искә алу“ (Именины Татьяны) ял кичәсе, „Терроризм — курку территориясе“ тематик әңгәмәләре һәм төрле дискотекалар. Мондый чараларны йөзъеллык хөрмәтенә уздыру бик үк дөрес түгел», — диде ул.

Уңай мисаллар арасында спикер биш муниципаль районда оештырылган чараларны билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Азнакай, Мөслим, Сарман, Кама Тамагы районнары һәм Чаллы шәһәрендә ТАССР оешуга багышланган тантаналар узган.

«Чаралар район башлыклары катнашында үтте, истәлекле билгеләр дә тапшырылды», — дип әйтте генераль директор урынбасары. Шулай ук Әгерҗе районы да уңай үрнәк күрсәткән. Биредә ТАССР тарихына лекцияләр, презентацияләр һәм концерт программалары узган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Саннар артыннан кумыйбыз, безгә сыйфат мөһим. Бу — профессиональ яктан да матур түгел. Әйдәгез, көлдермик әле. Конкурслар үткәрегез, бер сүзем юк. Әмма аларны „ТАССРның 100 еллыгы“на бәйләмәгез, безгә андый хисап җибәрмәгез», — дип әйтте республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X