Татарстанда температура +27 градуска кадәр күтәрелә, урыны белән яңгыр көтелә
Хәерле, имин көннәр булсын
Бүген, 13 майда, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана, температура фоны бераз күтәрелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә барлык районнарда да явым-төшем күзәтелсә, көндез исә, шул исәптән Казанда да, урыны белән генә яңгыр явачак.
Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыш секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, кайбер урыннарда аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя.
Җылы төннән соң көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска (көнчыгышта +27 градуска, Казанда +20 градуска, Казанда +20-22 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев