erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда урамда тавыш бирү мәйданчыкларының эш режимын аңлаттылар

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак.

Илнең төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8-20 сәгатьләрдә эшләячәк, әмма төрле мәйданчыклар өчен үз вакыты билгеләнәчәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«25-30 июньдә республика халкы йорт яны территорияләрендә, шулай ук тавыш бирү биналарында тавыш бирә алачак. Ачык һавадагы участоклар 8-13 сәгатьтә, ә ябык биналардагы 14-20 сәгатьтә эшләячәк», — диде ул.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, ял көннәрендә — 27, 28 июньдә участоклар 8-14 сәгатьтә эшләячәк. «Тавыш бирү өчен участокларның эш графигы яшәү урыны буенча гражданнарга хәбәр ителәчәк һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылачак», — дип өстәде Кондратьев.

Тавыш бирүнең төп көнендә, 1 июльдә, Татарстан халкы РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен 8-20 сәгатьләрдә сайлау участокларында үз фикерләрен белдерә ала.

Интертат

«Без Җиңү өчен барысын да эшләдек»

«Иң тәҗрибәле белгеч иде»: Арча районында 41 ел буе эшләгән табиб вафат

Коронавирус белән авырган плазма доноры: «Кешеләргә ярдәм итеп була дип бардым»

Вәсим Вахитов: «Броня белән капланган машинага һөҗүм итүнең мәгънәсе юк»

«Татар-информ» журналисты коронавирус турында: ютәл дә юк, томау да юк, ә чир бар

Путин чыгышы: балаларга тагын 10 мең сум бирелә, байларга салым арта

«Халыкның яртысы чирли, һәркемнән тест алалар» Мордовия татарларында коронавирус арта

Рифат Җамал: «Фәннән чыгардылар, укытудан чыгардылар. Шигърияттән чыгара алмадылар»

«Баласыз калырмын дип, ирем белән аерылыштым» - нәселсезлекнең сәбәпләре нинди?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бакалы ягының данлыклы татар нәселе вәкиле Даян Мурзин нигә герой булмый калган?

Рефинанслау: ипотека кредиты түләүләрен ничек киметергә?

Язмышлары Мәскәү белән бәйле булган ТАССР җитәкчеләре

Укырга керү өчен иң отышлы һөнәрләрне барлыйбыз

«Авылда эш юк диләр, эшләсәң, бар ул»

Им-томчы Фәйрүзә апа: «Тавык бүтәкәсе бөердәге ташларны чыгара»

Бүген, 19:52

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Игорь Левитин авиация тармагы киләсе елга элекке күрсәткечләренә кайтыр дип саный

Россия Президенты ярдәмчесе авиациянең иң зур зыян күргән тармак булганын искәртте.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, авиация тармагы киләсе елга элекке үсеш күрсәткечләренә кайтыр, дип саный. Бу хакта ул журналистларга «Казан» аэропортында «Аэрофлот» компаниясенең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге самолетында килгәч әйтте.

«Авиация — иң зур зыян күргән тармак. Россия Президенты авиакомпанияләргә 23 млрд сум, аэропортларга 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү турында карар кылды. Әгәр самолетлар бүгенге Мәскәү-Казан рейсы кебек тулы булса, тармак дүртенче кварталга югалтуларның саллы өлешен компенсацияләргә тиеш. Тармак киләсе елга вируска кадәр булган күрсәткечләренә кайтыр дип уйлыйм», — дип белдерде Левитин.

Ул Владимир Путинның яңа авиация суднолары, шул исәптән, 59 Superjet самолеты, санитар авиация өчен 66 вертолет төзелеше турында карары мөһим булуын әйтте. «Бүгенге вазгыятьтә бу аеруча актуаль», — диде.

Игорь Левитин Муса Җәлил исемендәге самолетның беренче рейс белән Казанга килү көне хәрби парад белән туры килүе бик әйбәт булганын да искәртте.

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X