Вертолеттагы өч кешенең берсе һәлак булган,икесе тән җәрәхәтләре алган. Аларны хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда боз өстенә төшеп утырырга мәҗбүр булган Bell-407 вертолетындагы өч пассажирның берсе һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Калган ике пассажир тән җәрәхәтләре алган, аларны табиблар кулына тапшырганнар.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев